Аксубай мәктәбендә Рус теле көне
Тимирясов исемендәге мәктәптә Гаилә елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар кысаларында район мәгариф бүлеге «Рус теле көне» үткәрде.
Чара бәйгеләр форматында узды. Болар: быел юбилейлары билгеләп үтелә торган рус шагыйрьләренең шигырьләрен уку бәйгесе; гаилә, тынычлык һәм дуслык турында җыр башкаручылар бәйгесе (соло, ансамбль һәм хор).
Яшь төркемнәре буенча оештырылган китап укучылар бәйгесе балаларның никадәр талантлы һәм әдәбиятны ни дәрәҗәдә тирән белүләрен күрсәтте.
Яңа Тимошкино төп мәктәбенең «Зорюшко» фольклор төркеме җыр башкаручы ансамбльләр бәйгесендә җиңүче дип танылды. Икенче урында – Иске Тимошкино урта мәктәбенең «Дружба» ансамбле, өченче урында – 3 нче Аксубай урта мәктәбенең «Детство» триосы.
Шигырь укучылар бәйгесендә төрле яшь төркемнәрендә Анна Башатова (Г.Г Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе), Дарья Сусликова (Иске Ильдеряк мәктәбе), Мария Козлова (Аксубай 3 нче мәктәбе), Ксения Наумова (Иске Мокшино мәктәбе), Диана Кажукова (Аксубай 3 нче мәктәбе), Ләйсән Закирова (Түбән Татар Майнасы мәктәбе), Шишкова Ангелина (Аксубай 2 нче мәктәбе) һәм Регина Черникова (Аксубай 3 нче мәктәбе) җиңүчеләр дип табылды.
Гаилә елына багышланган бәйгеләрнең йомгаклау этабы түбәндәгеләрне үз эченә ала: 1-4 сыйныф укучылары арасында «Мин һәм минем гаиләм» темасына рәсемнәр бәйгесе; 5-8 сыйныфлар арасында «Минем гаиләм традицияләре – минем горурлыгым!» темасына һәм 9-11 сыйныфлар арасында «Ватанга мәхәббәт гаилә традицияләреннән башлана» темасына рус телендә иң яхшы инша; гаилә казанышлары, гаилә династияләре турында «Безнең гаилә горурлыгы» темасына презентацияләр бәйгесе һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев