Аксубай мәктәбендә беренче сыйныф укучылары туган чуаш телендә дә укыйлар
2 нче Аксубай мәктәбендә туган чуаш телен укыту сыйныфы эшли
Анда балалар рус теле белән параллель рәвештә чуаш әлифбасын да өйрәнделәр.
Алар аны шулкадәр яхшы үзләштерделәр ки, хәтта ”Чуаш китабы. Яшь талантлар” төбәкара бәйгесендә катнаштылар.
Бәйге кысаларында беренче сыйныф укучылары чуаш әкиятләрен онлайн уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Шуннан соң балалар укыган әкиятләргә үзләренең рәсемнәрен ясап, аларны бәйгегә җибәрделәр.
Нәтиҗәдә, барысы да сертификатлар алдылар, ә Настя Чистова I дәрәҗә дипломга лаек булды.
Фото: 2 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев