Аксубай мәктәбе укучысы югары бүләккә лаек булды
Аксубай 3 нче мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломын алды
Камилә Юнысова (укытучысы Зилә Билалова) «Илһам» («Вдохновение») Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесендә икенче урынны алды. Ел саен уздырыла торган бәйгенең максаты булып татар телен һәм әдәбиятын саклау, үстерү һәм яшьләрдә мәдәнияткә һәм сәнгатькә кызыксыну формалаштыру тора. Һәм, әлбәттә, әдәби иҗатка талантлы кызларны һәм малайларны ачыклау.
Бүләкләү тантанасы Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев