Аксубай мәктәбе мәйданчыгында «Жиңү диктанты» акциясе узды
Татарстанда 300 мәйданчыкта «Жиңү диктанты» Бөтенроссия тарихи-агарту акциясе узды
Үзең өчен яраклы мәйданчыкны диктантпобеды.рф/region/16 сайтында сайларга мөмкин иде. Акциягә турыдан-туры кушыла алмаганнар онлайн тест узу мөмкинлеге алдылар.
Безнең районда ул 3 нче Аксубай мәктәбендә оештырылды.
Акциягә район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре кушылды.
Диктантның прелюдиясе булып Регина Черникова башкаруында «С чего начинается Родина» җыры торды.
– Ел саен үткәрелә торган традицион акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең чираттагы еллыгына багышлана, – дип билгеләп үтте чарада катнашучыларны сәламләп, диктант язуга керешер алдыннан мәгариф бүлеге белгече Сергей Чеверикин. – Җиңү безгә бик кыйммәткә төште, безнең аны онытырга хакыбыз юк. Бүгенге акция «Беркем дә онытылмаган һәм бернәрсә дә онытылмаган» дигән фикерне раслый.
Диктант башлануы турында муниципаль башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев игълан итте.
Акциядә катнашучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина сәламләде.
Тестларны тараткач, Сергей Чеверикин биремнәрне нинди тәртиптә үтәргә кирәклеген аңлатты.
Тарихи-агарту акциясенә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 25 сорау керде. Аларның барысы да нигездә Ленинградны тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, совет гаскәрләренең СССР чикләренә чыгуына, күренекле хәрби җитәкчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучы язучыларга һәм башка истәлекле даталарга кагылды.
Тест ике бүлмәдә: китапханәдә һәм янәшә урнашкан кабинетта узды. Тест нәтиҗәсе турында, Сергей Чеверикин белдергәнчә иткәнчә, Интернетта Җиңү диктанты сайтында белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев