Аксубай мәктәбе мәйданчыгында олимпиада җиңүчеләрен хөрмәтләделәр
Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны, шулай ук аларның остазларын һәм ата-аналарын сәламләделәр.
Тантана район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина катнашында узды.
– Бүген бу залда үзләренә һәм башкаларга мәгариф өлкәсендә дә, башка һөнәрдәге кебек үк, камилләшүнең чиге юклыгын исбатлый алган кешеләр җыелды, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Камил Гилманов. – Үз тырышлыгыгыз, казанышларыгыз белән сез районда мәгариф үсешенә өлеш керттегез. Минемчә, институтларга кергәч тә, сез укуда барысыннан да алда барачаксыз һәм үз үрнәгегез белән яшьтәшләрегезне рухландырачаксыз.
Камил Гилманов фән олимпиадаларында җиңүчеләргә башлык Грантын алуга сертификатлар тапшырды.
Бүләкләргә Игорь Тимкин, Алинә Хаметшина, Камилә Билалова, Кирилл Мулеев, Дарина Гыйзәтуллина (3 Аксубай мәктәбе), Залинә Минһаҗева, Алсу Минһаҗева, (Иске Мокшино мәктәбе), Кирилл Вдовин, Алена Аниськина, Ярослав Уланов (Иске Тимошкино мәктәбе), Артур Кондрашов, Анна Башатова, Кирилл Исаенков (Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе), Сәид Кадыйров, Айсылу Сафиуллина, Лилия Бикушева (Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе), Станислава Сулейманова (Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбе), Екатерина Музилеева, Юлия Никифорова (Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе), Клара Герасимова (Емелькино урта гомуми белем бирү мәктәбе) лаек булдылар.
Районда традиционга әйләнгән «Йолдызлы Олимп» бәйрәмендә Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән остазларга муниципаль район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев Наҗия Мирҗановага, Гүзәл Шәрәфетдиновага, Марс Бикуловка (Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбе), Татьяна Удияровага, Екатерина Пензенцевага, Галина Хуҗәхмәтовага, Марина Пикмуллинага (3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Любовь Игнатьевага, Людмила Тихоновага (Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе), Наталия Купцовага, Татьяна Чубуровага (Кәкре Күл мәктәбе), Татьяна Романовага (Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе), Рәис Бикушевка, Шамил Мотыйгуллинга (Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе), Алексей Никитинга (Ельелькино урта гомуми белем бирү мәктәбе) тапшырды.
Балаларын тәрбияләүгә һәм аларны укытуга зур өлеш керткәннәре өчен ата-аналар муниципаль район башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
– Сез һәрвакыт улларыгыз һәм кызларыгыз янында булдыгыз, авыр чакта аларны илһамландырдыгыз, ярдәм иттегез, аларның казанышларына бергәләп шатландыгыз, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп.
Бүләкләргә Оксана һәм Сергей Тимкиннар, Инзилә һәм Илнар Минһаҗевлар, Гүзәл һәм Рәдиф Хаметшиннар, Рәхилә һәм Фәрит Минһаҗевлар, Оксана һәм Алексей Вдовиннар, Гөлназ һәм Йолдыз Билаловлар, Наталья һәм Наил Гыйзәтуллиннар, Вера һәм Георгий Мулеевлар, Татьяна һәм Сергей Улановлар, Любовь һәм Виктор Герасимовлар, Любовь һәм Сергей Башатовлар, Владимир Исаенков, Эльмира һәм Вячеслав Кондрашовлар, Лидия һәм Владимир Музилеевлар, Алевтина Никифорова, Лилия һәм Рәис Бикушевлар, Гөлнара һәм Җәмил Кадыйровлар, Алсу һәм Газинур Сафиуллиннар, Евгения һәм Григорий Сулеймановлар, Зоя һәм Петр Аниськиннар лаек булды.
Халыкара, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгәннәре өчен шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә: 3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Җәмилә Вәлиевага, Раил Шәрәфетдиновка (Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбе), Наталия Купцовага (Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе), Владимир Красильниковка (Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе), Александр Музилеевка (Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе), Лилия Бикушевага (Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе), Любовь Маркитановага (Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбе), Алексей Никитинга (Ельелькино урта гомуми белем бирү мәктәбе) Рәхмәт белдерелде.
Бәйрәм Җәмилә Вәлиева һәм Раил Шәрәфетдинов чыгышы белән тәмамланды.
– Бүгенге бәйрәмдә район җитәкчелеге ярдәмендә туган мәктәбебез һәм районыбыз данын яклаган балаларның исемнәре яңгырады, остаз педагогларның хезмәте, балаларның казанышларында ата-аналарның роле билгеләп үтелде, – диде Җәмилә Вәлиева. – Балаларга алга таба уңышлар һәм казанышлар телим.
Раил Шәрәфетдинов шулай ук тантанада катнашучыларга яңа ачышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев