Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай мәктәбе командасы Мәскәүгә сәфәр отты

Бер ай элек «Другое дело» проекты белән берлектә «Беренчеләр советы» мәктәп укучыларының республика онлайн-марафоны эшләтеп җибәрелгән иде.

Марафонда катнашу өчен дүрт кешедән команда тупларга, тугыз биремне үтәргә һәм мөмкин булганча күбрәк балл җыярга кирәк булды.

3 нче Аксубай урта мәктәбе командасы таләпләрне уңышлы үтәде.

Составында «Беренчеләр советы» рәисе Юлия Стешина, рәис урынбасары Дарина Гыйззәтуллина, Амиля Алмакаева һәм Рамил Шәйхисламов булган медиаүзәк командасын Мәскәүгә сәфәр көтә.

Башкалага сәфәрдән тыш, республиканың иң яхшы 20 командасы «Я-школьник» кушымтасында «Лидер Первых»тан бүләген һәм «Другое дело»дан өстәмә баллар алачак. Балларны призларга алыштырырга була: мерч яисә онлайн-курсларга.

Фото: 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев