Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшь булсалар да – сәләтлеләр

    Язның беренче бәйрәме алдыннан талантлы кызларыбыз турында сөйләргә булдык әле. Алар чын мәгънәдә һөнәрләрендә аерылып торып, талантлы яшьләр һәм балалар өчен оештырылган төрле бәйгеләрдә җиңү яулап һәм игелекле эшләр башкарып, Аксубай яшьләренең "алтын фондын" тәшкил итәләр. «The lights of KAZAN» ("Казан утлары") заманча популяр музыка башкаручыларының Халыкара яшьләр музыкаль фестиваль-бәйгесендә...

    Язның беренче бәйрәме алдыннан талантлы кызларыбыз турында сөйләргә булдык әле.

    Алар чын мәгънәдә һөнәрләрендә аерылып торып, талантлы яшьләр һәм балалар өчен оештырылган төрле бәйгеләрдә җиңү яулап һәм игелекле эшләр башкарып, Аксубай яшьләренең "алтын фондын" тәшкил итәләр.

    «The lights of KAZAN» ("Казан утлары") заманча популяр музыка башкаручыларының Халыкара яшьләр музыкаль фестиваль-бәйгесендә "Джаз вокалы" номинациясендә Эвелина Соруртдинова 1 дәрәҗә лауреат булды.

    Рәис Нәгыймов (Әлмәт шәһәре) исемендәге "Урсал тауда" I Бөтенроссия фестиваль-бәйге кысаларында үткән җыр укытучыларының башкару осталыгы бәйгесендә яшь мөгаллимәләр Эвелина Сорутдинова ( 1 дәрәҗә лауреат) һәм Айгөл Архипова (1 дәрәҗә дипломант) уңышларга ирештеләр.

    Азнакайда узган "Җырлы сандугач иле" ХХ балалар иҗаты фестивалендә "Вокал. Соло җыры" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары Регина Черникова - 3 дәрәҗә лауреат, Татьяна Трошина (җитәкче Эвелина Соруртдинова) һәм Виктория Васильева (җитәкче Наилә Мартынова) дипломант булдылар.

    Район Мәдәният йорты тәрбияләнүчеләре Мария Кудрявцева һәм Анна Миронкина (җитәкче Наилә Крайнова) Түбән Камада үткән "Яшь пианист" Төбәк бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурсантларның кече төркемендә (17 кеше) безнең кызлар биш җиңүче төркеменә керделәр һәм икесе дә 2 дәрәҗә дипломант ияләре булдылар. Яшь башкаручыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, яңа иҗади үрләр яулауларын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: