Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якташыбыз истәлегенә

    Газиз Кашапов музеенда шагыйрь, публицист, журналист буларак аның истәлегенә кичә уздырылды. Ул 1942 елның 21 августында Аксубай районының Яңа Үзи авылында дөньяга килә. ...Газиз Кашаповның әтисе, Яңа Үзи кешесе, сугышка кадәр хатыны Бану Гарипова белән Мәскәүдә яши. Йорт хуҗасы фронтка киткәнче хатынын әнисе Махруй әби янына Яңа Үзи авылына озатып...

    Газиз Кашапов музеенда шагыйрь, публицист, журналист буларак аның истәлегенә кичә уздырылды.

    Ул 1942 елның 21 августында Аксубай районының Яңа Үзи авылында дөньяга килә.

    ...Газиз Кашаповның әтисе, Яңа Үзи кешесе, сугышка кадәр хатыны Бану Гарипова белән Мәскәүдә яши. Йорт хуҗасы фронтка киткәнче хатынын әнисе Махруй әби янына Яңа Үзи авылына озатып өлгерә. Яшь хатын авырлы була һәм 1942 елның августында ир бала дөньяга китерә, аңа Газиз дип исем кушалар.

    Булачак язучыны әбисе Махруй тәрбияләп үстерә, ул аның әтисен дә, әнисен дә алмаштыра. Газиз Кашапов әбисен бик ярата һәм үләр алдыннан үзен Яңа Үзи зиратында әбисенең кабере янәшәсендә җирләүләрен үтенә. Аның гозере үтәлә...

    - Үзенең кыска иҗади тормыш юлында Газиз Кашапов җиде китап яза. Алар арасында Алабуга автомобиль заводы төзүчеләре турындагы - "Язмышыңа ышан" романы, Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы халык батырлыгы турындагы "Вөҗдан хәтере" повесте дә бар. Язучының күренекле татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган "Киек каз юлы" китабы - соңгы иҗат җимешләренең берсе. Туфан турында икенче китап бастыру да планлаштырыла, әмма ул дөнья күрә алмады, - дип сөйләде районның туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтова.

    Музей директоры Резидә Сабирова музей буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде. "Шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы" презентациясе әзерләнгән иде. Туганнары, авылдашлары Газиз Кашапов тормышыннан кызыклы фактлар сөйләделәр. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина язучының тормышы һәм иҗаты турында викторина үткәрде. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов барысына да рәхмәт әйтеп, чарага йомгак ясады. Газиз Кашаповка куелган бюст итәгенә чәчәкләр салдылар.

    Фото: aksubayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: