Аксубаево
  • Рус Тат
  • Укучының мәдәни көндәлеге

    Үзәк балалар паркында үткәрелгән Әлифба көне якты һәм шау-шулы бәйрәмгә әверелде. Анда район мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укучылары, ата-аналар һәм "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты призерлары җыелды. "Укучының мәдәни көндәлеге" - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтчелегендә Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан оештырылган Татарстанда зур билгеләнешкә ия мәдәни-белем бирү проекты. Уку...

    Үзәк балалар паркында үткәрелгән Әлифба көне якты һәм шау-шулы бәйрәмгә әверелде.

    Анда район мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укучылары, ата-аналар һәм "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты призерлары җыелды.

    "Укучының мәдәни көндәлеге" - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтчелегендә Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан оештырылган Татарстанда зур билгеләнешкә ия мәдәни-белем бирү проекты.

    Уку елы дәвамында 1-4 сыйныф укучылары сыйныф яки ата-аналар белән мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән төрле чараларда катнаштылар, шуларны көндәлектә билгеләп барып, фикерләре белән уртаклаштылар. Балалар көндәлекне матур итеп бизәделәр дә: укыган китаплары, музейларда һәм театрларда үткәрелгән чараларда булулары турында язмалар калдырдылар, биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фотолар ябыштырдылар һәм рәсемнәр ясадылар.

    - Проектның уңышлы гамәлгә ашуы балаларга һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә генә түгел, ә сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналарга да бәйле, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм ата-аналарның бердәм эше - яшь буынга тәрбия бирүдә көчле фактор.

    Үзәк китапханәләр системасының балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова хәбәр иткәнчә, проектта 1260тан артык укучы катнашкан. Аксубай балалар китапханәсе һәм 38 авыл китапханәләре проект кысаларында 300 дән артык чара үткәргән. Бу театральләштерелгән тамашалар, мәдәният дәресләре, интерактив уеннар, спорт-патриотик квестлар һәм башкалар.

    - Без проектның барлык катнашучылары - укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга, китапханәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә активлыклары һәм уртак эш башкарулары өчен рәхмәт белдерәбез, - дип сәламләде мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов.

    - Китаплар укыгыз, китапханәләргә һәм музейларга йөрегез, бәйгеләрдә катнашыгыз һәм мәдәни яктан бай булыгыз, - дип чакырды китапханә директоры Ирина Телешева.

    Мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, китапханәләр балалар өчен матур концерт-уен программасы оештырганнар. Монда зирәк Әлифба да, кызыклы Шапокляк та, шат Клоун һәм аяк киеме кигән Мәче дә бар иде. Экология темасына да кагылдылар. Балалар уен формасында Җиргә чүп-чардан арынырга ярдәм иттеләр. "Фантазия" хореография ансамбле һәм Балалар сәнгать мәктәбе җырчылары бәйрәмне тагын да бизәделәр.

    Менә бүләкләү мизгеле дә килеп җитте. Мәдәни көндәлекне иң яхшы тутыручылар арасында беренче сыйныф укучылары Сергей Горбунов (Иске Ильдеряк мәктәбе), Яна Чентаева (Аксубайның 2 нче мәктәбе), Роман Саттаров (3 нче мәктәп) бар иде. Икенче сыйныф укучылары арасында Назыйм Вәлиев (Иске Мокшино мәктәбе), Виктория Иштутова һәм Виктория Коновалова (3 нче мәктәп) җиңүчеләр булдылар. Өченче сыйныфта белем алучы укучылар арасында Дарья Кузьмина, Дарья Наумова (Иске Мокшино мәктәбе) һәм Диана Гераскина (3 нче мәктәп) мәдәният көндәлекләрен иң яхшы тутыручылар булдылар. Дүртенче сыйныф укучылары арасында Нурия Нотфуллина (2 нче мәктәп), Кирилл Сафаров (Иске Ильдеряк мәктәбе), Дуня Быкова (2 нче мәктәп) призлар алдылар.

    Иң культуралы ата- аналар булып 3 нче мәктәптә укучы 2 нче сыйныф укучысы Кириллның әнисе - Наталья Египко, 3 нче мәктәптә белем алучы беренче сыйныф укучысы Филиппның әнисе - Ольга Сетрова, Иске Ильдеряк мәктәбенең 1 сыйныфында белем алучы Кириллның әтисе Александр Данилов булдылар.

    Мюд авылыннан Вәлиевләр, Аксубайдан Нотфуллиннар һәм Чуаш Енорускиносыннан Ендерюковлар гаиләләре иң культуралы гаилә булып табылды. "Иң мәдәни сыйныф" бәйгесендә 3 нче мәктәптән 2 "а" сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Надежда Золина), 3 нче мәктәптән 2 "б" сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Гөлгенә Хөснуллина) һәм Аксубай лицееннан 3 "а" сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Нина Краснова) җиңү яуладылар.

    "Зилантик" акциясендә 3 нче мәктәптә укучы балаларның әти-әниләре - Моратшиннар гаиләсе (уллары Сәфәр), Тимкиннар гаиләсе (уллары Игорь) һәм Кудрявцевлар гаиләсе (кызлары Мария) җиңү яуладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: