Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тырышлыкның нәтиҗәсе бар

    Күптән түгел генә Чуаш Енорускиносы авылыннан Анжелика Еремеева "Көмеш тавыш" Бөтенроссия эстрада җыры бәйгесендә икенче призер булды. Өч ел элек ул "Чуаш сандугачы" республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Бу бәйгедә хөкемдарлар рәисе булган атказанган артистка Августа Уляндина, ул киләчәктә халык артисткасы булачак, дип атады һәм үзенә укырга чакырды. - Анжелика,...

    Күптән түгел генә Чуаш Енорускиносы авылыннан Анжелика Еремеева "Көмеш тавыш" Бөтенроссия эстрада җыры бәйгесендә икенче призер булды.

    Өч ел элек ул "Чуаш сандугачы" республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Бу бәйгедә хөкемдарлар рәисе булган атказанган артистка Августа Уляндина, ул киләчәктә халык артисткасы булачак, дип атады һәм үзенә укырга чакырды.

    - Анжелика, сез ниләр белән шөгыльләнәсез?

    - Мин, әлбәттә, сәнгатькә тугры кеше - җырлыйм, җырчыга укыйм (опера җырчысы), биим, китаплар, аеруча да шигырьләр укырга яратам. Кайвакыт үзем дә шигырьләр язам, музыка иҗат итәргә омтылам. Спорттан да аерылганым юк.

    - Сезгә ничә яшь?

    - Июньдә 21 яшь тула.

    - Балачагыгыз ничек үтте, әти-әниегез кемнәр?

    - Әти-әниемне алтынга тиңләр идем. Алар ярдәменнән башка мин мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас идем, әлбәттә. Әнием мине һәрчак туры юлга этәрде, киңәшләрен бирде, хәтта бәйгеләрдә башкарылачак җырларны да ул сайлады. Мин аның фикеренә һәрчак колак салам. Ә әтиемә мин бик рәхмәтле, ул мине дүрт ел авылыбыздан 15 километр ераклыкта, район үзәгендә урнашкан музыка мәктәбенә йөртте. Мин аңлыйм, алар минем сәләтемне үстерү өчен тырыштылар. Минем аларга рәхмәтем чиксез, аларның йөзләренә кызыллык китермичә, уңышларга ирешү өчен тырышам.

    - Сез бәләкәй чактан ук сәхнәдә. Сезне анда беренче тапкыр кем алып килде, сөйләгез әле?

    - Әйе, мин өч яшьтән җырлый башладым. Әтием гармунда уйный, безнең өйдә музыканың, җырның тынганы юк, шулай итеп мин дә кушылып җырлый башладым. Аннан соң башлангыч сыйныфларда бәйгеләрдә катнаша идем, мине анда Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары күреп алдылар, Галина Александровна Соруртдинова мине мәктәпкә чакырды. Мин анарга да бик рәхмәтле, әгәр ул чакырмаган булса, бәлки мин сәнгать мәктәбендә укымаган да булыр идем. Минем анда вокал буенча укытучыларым күп булды, соңгысы - Наилә Таһирҗан кызы Мартынова мине музыка мәктәбенә укырга керергә әзерләде.

    - Сәхнә сәнгатендә сезнең өчен иң авыры һәм иң күңеллесе нәрсә?

    - Минем өчен иң авыры - әсәрне сайлау. Мин тамашачыларның күңелләренә үтеп керерлек җыр сайларга тырышам. Һәм иң рәхәте - чыгыш ясаганнан соң көчле алкышлар кабул итү, тамашачыларның күзләрендә рәхмәт яшьләрен күрү. Шул вакытта барысын да дөрес эшләдем, тамашачыларга минем җырларым ошый, дип уйланасың. Шуннан соң тагын да күбрәк җырлыйсы һәм тамашачыларга шатлык өләшәсе килә.

    - Сезнең буш вакытыгыз бармы? Аны ничек үткәрәсез?

    - Мин - бик аралашучан кеше, минем дусларым күп. Буш вакытымны алар белән үткәрергә тырышам. Без аралашабыз, саф һавада йөрибез. Минем сеңелем Юлия һәм энем Данила бар, вакытымны күбрәк аларга багышларга тырышам, аеруча да хәзер: алардан ерак яшим һәм без бик сирәк күрешәбез.

    - Яңа гына җырлый башлаган вокалчыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

    - Аларны мин кыенлыклар алдында югалып калмаска, начар сүзләр сөйләүчеләрне тыңламаска, бары тик якын кешеләргә генә ышанырга киңәш итәр идем. Башка артистларга кызыгырга кирәкми, һәм, әлбәттә инде, күп тырышырга. Чөнки тырышкан ташка кадак каккан, дип юкка әйтмиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: