Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туры сүзле шагыйрә сагындыра

    Апрель ае безгә Тукайны бүләк иткән ай буларак күңелгә бик якын булып тора. Бу айда Тукай сыман шундый нечкә күңелле, лирик хисле кешеләр дөньяга килә һәм... китә дә бугай. Узган елгы апрель ае безнең район халкы, шәхсән минем үзем өчен бик авыр югалтулы булды - йөзләгән балаларга татар теле һәм...

    Апрель ае безгә Тукайны бүләк иткән ай буларак күңелгә бик якын булып тора.

    Бу айда Тукай сыман шундый нечкә күңелле, лирик хисле кешеләр дөньяга килә һәм... китә дә бугай.

    Узган елгы апрель ае безнең район халкы, шәхсән минем үзем өчен бик авыр югалтулы булды - йөзләгән балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем биргән, аларны әдәбият һәм сәнгать дөньясына гашыйк иткән укытучыбыз, күңелгә үтеп керә торган шигырьләре белән шигырь сөючеләрне әсир иткән шагыйрәбез Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина тын гына арабыздан бакыйлыкка китеп барды. Ул да Тукай сыман туры сүзле, үткен каләмле, дөреслекне ярып салган ялкын йөрәкле иде. Мәркәзебездә Тукай һәйкәле янында шигырь сөйләргә хыялланып, канатланып йөргәндә тәкъдир каләме үзенчә хәл итте.

    Миңнеруй Ислам кызы тумышы белән Нурлаттан булса да, ярты гомере Аксубайда үтте, балаларының кендек каны безнең җиргә тамды, кыю йөрәге Аксубай халкы өчен янды. Юкка гына Киса халкы үзен "безне күперле итте" дип рәхмәт хисләре белән искә алмыйдыр.

    Холкы белән кырысрак тоелса да, кеше шатлыгына ихластан сөенә белүче илаһи зат иде ул. Ә андыйлар Күкләргә дә кирәк күрәсең. Гомер кыскалыгын сизгән сыман, соңгы елларда бик ашыгып иҗат итте Миңнеруй апа. Бер-бер артлы шигырь китапларын бастырып чыгарды, Язучылар берлегенә кабул ителде, республика гәзитләрендә журналист булып танылды. Кыскасы, исемен онытылмаслык итеп халык күңелендә калдыра алды.

    Ул минем якын дустым, урнәк алырлык каләмдәшем иде. Укучыларым белән шагыйрә Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинаның иҗатын өйрәнгәндә мин аларга аның әнә шул асыл сыйфатлары турында сөйлим. Үзе киткәч, һәр кешенең шундый җылы хисләр белән искә алырлык якты эзе калсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: