Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туган авылым талантларга бай

    Клубтагы концертта ике үзешчән артист "Парлы чыршылар" җырын башкардылар. Җырчыларның берсе - авыл мәчетенең имам-хатыйбы, ә икенчесе - милләте буенча рус хатын-кызы. Гаҗәп хәл, дисезме? Безнең авыл өчен бу гадәти күренеш, аңа беркемнең дә исе китми. Аксубай районының Иске Кармәт авылы, беренче чиратта, бөек татар шагыйре Хәсән Туфанны дөньяга бүләк...

    Клубтагы концертта ике үзешчән артист "Парлы чыршылар" җырын башкардылар.

    Җырчыларның берсе - авыл мәчетенең имам-хатыйбы, ә икенчесе - милләте буенча рус хатын-кызы. Гаҗәп хәл, дисезме? Безнең авыл өчен бу гадәти күренеш, аңа беркемнең дә исе китми.

    Аксубай районының Иске Кармәт авылы, беренче чиратта, бөек татар шагыйре Хәсән Туфанны дөньяга бүләк иткән сала буларак билгеле. Биредә татарлар, чуашлар һәм руслар, элек- электән тату булып, үзара аралашып яши. Үзем дә чуаш малайлары белән уйнап үскәнлектән, алар телендә иркен сөйләшә алам. Өч милләт балалары бергә укыгач, эшләгәч һәм бәйрәмнәрне дә бергә үткәргәч, башкача ничек булсын?! Әмма авылыбыз халкының күпчелеген без, мишәрләр тәшкил иткәч, "дәүләт теле" вазифасын, әлбәттә инде, үзебезнең туган тел үти, аны чуашлар да яхшы белә хәтта руслар да аңлый...

    Күптәннән Түбән Камада яшәсәм дә, ерак араны якын итеп, җай чыккан саен, Иске Кармәткә кайтып килергә тырышам. Кайткан саен, авылдашларымның замана давылларына бирешмичә яшәвен, авылдагы уңай үзгәрешләрне күреп куанам. Инде менә авылның үзәк урамнарына асфальт та җәелгән.

    Соңгы кайтуымда Иске Кармәт авылы үзешчәннәренең район смотры өчен әзерләгән концертларына туры килдем. И гөрләттеләр тамашачылар белән шыплап тулган мәдәният йортын авылның төрле яшьтәге үзешчәннәре! Инде әйткәнемчә, авыл имамы Рәмзис хәзрәт белән Ирина Ишаева башкаруындагы җырны тамашачы алкышларга күмде. Хәсән Туфан музее директоры Тәгъзимә Низамова, Ильяс Минзәлиев һәм унбер яшьлек укучы кыз Азалия Кыямова да бик матур җырлыйлар икән. Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков үзе дә артистлар арасында булды, ул табан астыннан ут чыгарып биеде. Сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел, исемнәре телгә алынмый калганнар, берүк, гафу итсен.

    Бу концертны әзерләү өчен авыл мәдәният йорты директоры Газинур Гыйззәтуллинның һәм сәнгать җитәкчесе Бәрия Гыйззәтуллинаның зур тырышлык куйганнары күренеп тора.

    Хисап концерты икән, аны бәяли торган жюри да була бит инде. Ахырдан жюри рәисе, Аксубай районы мәдәният йорты директоры Ольга Копанева чыгыш ясап, Иске Кармәт үзешчәннәренә югары бәя бирде. Бу концертка әле Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов та чакырулы булган. Үзе килә алмаса да, гафу үтенеп, район Советы депутаты Рөстәм Гатин аша бүләкләр җибәргән.

    Ә сәхнә түрендәге портреттан Хәсән Туфан үзенең җыр-биюдә дә булдыклы авылдашларына сокланып, "Афәрин!" дип хуплап карагандай тоелды...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: