Аксубаево
  • Рус Тат
  • Троица әйлән-бәйләне

    Якшәмбе көнне районда Троица бәйрәме кәефен хәтта болытлы һава торышы да боза алмады. Бу чара гадәттә Изге Троица көнендә үтә. Әйлән-бәйләнне Кәкре Күл авыл җирлегенә кергән Кәкре Күл һәм Түбән Баланда авылларында үткәрделәр. Бәйрәм тарихы Троица бәйрәме Тәңрене өч халәттә - Ата, Ул һәм кешеләр җанын яктырту өчен Тәңре тарафыннан...

    Якшәмбе көнне районда Троица бәйрәме кәефен хәтта болытлы һава торышы да боза алмады.

    Бу чара гадәттә Изге Троица көнендә үтә. Әйлән-бәйләнне Кәкре Күл авыл җирлегенә кергән Кәкре Күл һәм Түбән Баланда авылларында үткәрделәр.

    Бәйрәм тарихы

    Троица бәйрәме Тәңрене өч халәттә - Ата, Ул һәм кешеләр җанын яктырту өчен Тәңре тарафыннан иңдерелгән Изге Рух халәтләрендә мактау. Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне күңелләрне яңартуны гәүдәләндергән яшеллек белән бизәү гадәтләнгән. Изге Троица - халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Әмма безнең районда билгеләп үтелә торган Троица күңел ачулары - бары тик фольклор бәйрәм генә.

    Кечесе дә, олысы да бәйрәмгә шат

    Бу көнне Кәкре Күлдә уздырылган Троица бәйрәме барлык тирә-яктагы халыкны үзенә җыйды - монда авылга кунакка кайтучылар да, рус фольклорын яратучылар да бар иде. Сәхнәдә театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, ул иске рус җырлары, әйлән-бәйлән һәм уен-көлке белән үрелеп барды. Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, бу авылда хезмәт сөючән һәм тату халык яши, дип белдерде.

    - Троица күңел ачу йоласын үткәрүне сез башлап җибәрдегез. Һәр елны без Троицада яңгыр сорый идек, быел исә җылы сорыйбыз, бәйрәмнәрдән соң, һичшиксез, һава торышы җылыныр дип өметләнәбез. Шуңа күрә җәйнең тизрәк килүен теләп рәхәтләнеп күңел ачыгыз, - дип котлады район башлыгы.

    Кунакларга каен ботаклары бирделәр, тәм-томнар белән авыз итәргә һәм уеннарда катнашырга чакырдылар. Аннары соң бөтенесе бергә Троица әйлән-бәйләненә бастылар.

    Авылга кунакка Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм Мәдәният йорты артистлары килде. Николай Кондрашов җитәкчелегендәге "Родные напевы" ансамбле тарафыннан бик күп җырлар башкарылды һәм халык уеннары уйналды.

    Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев авылдашларын бәйрәм белән котлап, авылда клубның төзекләндерелүе, юл төзелүе, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпнең актив эше турында бәян итте.

    Көн болытлы булса да, күңелдә кояш

    Түбән Баланда авылында Троица аланы барысын да кунакчыл каршы алды. Әйләнә-тирәдә җыр тынмады. Түбән Баланда авылында бәйрәм итүнең үз йолалары бар - бәйрәм көнне кызлар таҗ үрделәр. Кунакларны өч төрле ярмадан пешерелгән кояшлы ботка, йомырка тәбәсе һәм куас белән сыйладылар. Бәйрәмдә төп урынны каен агачы алды - анардан әйлән-бәйлән үткәрүгә рөхсәт сорадылар, кызлар аңа булачак тормыш иптәшләрен һәм бәхет сорап, сый-хөрмәт алып килделәр.

    - Бүгенге бәйрәм - ул халыкны берләштергән, якынайткан күңел ачу, - дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. - Түбән Баланда авылында йолаларны саклап кына калмыйча, яшь буында кече ватанга карата мәхәббәт тә тәрбиялиләр.

    Түбән Баланда авылы халкын Аксубай районы буенча Благочинный протоиерей Александр Качаев та тәбрик итте.

    Василий Воронин җитәкчелегендәге "Калина" рус җырлары ансамбле һәм "Веретенышко" балалар фольклор коллективы һәрвакыттагыча бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәмгә районның иң яхшы рус, татар, чуаш үзешчән коллективлары килде. Быел Троица күңел ачуларын монда 19нчы тапкыр үткәрәләр һәм ул буыннарны гына түгел, ә төрле милләт халыкларын да берләштерә.

    Кунакларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр - алар тамашачы гына булып калмыйча, театральләштерелгән тамашада да катнаштылар. Бөтенесе белән бергә бөтен аланга җәелгән бәйрәм әйлән-бәйләненә бастылар, Троица уеннарын уйнадылар, теләк теләп каен ботакларына тасмалар бәйләделәр.

    Троица аланына килгән һәр кешене, чир-хасталарны куып, каен минеге белән җилпеделәр, шул исәптән район башлыгын да

    Наилә Крайнова җитәкчелегендәге Мәдәният йорты баянчылары, район Мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йортлары үзешчән артистлары, шул исәптән "Златоцвет" ансамбле һәм Эдуард Ильин җитәкчелегендәге үзләренең иҗат юбилеен билгеләп үткән "Урмандеево әбиләре" дә бәйрәмгә җырлы һәм биюле бүләкләр алып килделәр. Камил Гилманов җырчы-әбиләргә һәм "Калина" ансамбле вәкиле Валентина Копоневага Рәхмәт хатлары тапшырды.

    ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин гыйбадәт кылу йортын төзекләндерүгә 50 мең сум акча бүлеп бирде. Моннан тыш, Владимир Борисов җитәкчелегендә балалар шөгыльләнгән агачтан әйберләр ясау остаханәсенә ярдәм итәргә дә вәгъдә бирделәр.

    Каен белән хушлашу бәйрәмнең соңгы аккорды булды. Барысы бергә, гармун көйләре астында тасмалар бәйләнгән каенны күпергә алып килеп, хушлашу әйлән-бәйләненнән соң, теләкләр чынга ашсын һәм сәламәтлек килсен, дип аны елгага агызып җибәрделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: