Аксубаево
  • Рус Тат
  • Техника һәм иҗат – уртак төшенчә

    Аксубай техникумы коллективы район кешеләренә туган төбәк тарихына булган мәхәббәтне чагылдырган онытылмаслык кичә бүләк итте. Бәйрәм кунакларын коридор буйлап тезелгән студентлар каршы алды. Аннан соң, кичәне ачып, алар ялкынлы тамаша тәкъдим иттеләр - музыка астында, әләмнәр җилфердәтеп, шарлар тотып, залдан атладылар. Бу триумфаль йөреш чарага зиннәтлелек, бөеклек өстәде. Тантана сәхнәдә...

    Аксубай техникумы коллективы район кешеләренә туган төбәк тарихына булган мәхәббәтне чагылдырган онытылмаслык кичә бүләк итте.

    Бәйрәм кунакларын коридор буйлап тезелгән студентлар каршы алды. Аннан соң, кичәне ачып, алар ялкынлы тамаша тәкъдим иттеләр - музыка астында, әләмнәр җилфердәтеп, шарлар тотып, залдан атладылар. Бу триумфаль йөреш чарага зиннәтлелек, бөеклек өстәде. Тантана сәхнәдә дәвам итте - АТУТ директоры Фәрхат Аюпов район башлыгы Камил Гилмановка техникум басуларында үстерелгән бөртек оныннан пешерелгән ипи тапшырды.

    - Безнең районның киләчәге - техникумда белем алучы менә бу яшьләр кулында, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе. - Һөнәр алып, алар авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куялар - район абруен күтәрәләр.

    Техникум вәкилләре техника һәм иҗатның - уртак төшенчә булуын үз үрнәкләрендә исбатладылар. Концерт программасының һәр номеры күңелләргә үтеп керерлек ихлас башкарылды. Студентлардан, укытучылардан һәм производствога өйрәтү мастерларыннан торган хор, аерым җырчылар башкаруындагы сәнгать әсәрләре, бию композицияләре - төрле елларда тырыш һәм фидакарь хезмәтләре белән район үсешенә бәя биреп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышланды. Аудитория аларның образларын зур экраннан күзәтте. Һәр чыгыш туган төбәк темасына кагылды. Программаны әзерләүчеләр һәм алып баручылар Ольга Елисеева һәм Надежда Нырова залда ихлас һәм җылы мохит тудыра алдылар.

    Башкаручыларның күпчелеге өчен хисап концерты дебют булып саналса да, тамашачы моны сизмәде, чөнки техникум вәкилләре үтә дә сәләтле, иҗади якын килеп чыгыш ясадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: