Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәламләү көнендә

    Китапханә хезмәткәрләре районның өлкән кешеләре белән дә, кече яшьтәгеләр белән дә актив эшлиләр. Күптән түгел балалар китапханәсендә Халыкара сәләмләү көненә багышланган чара үтте. Анда Аксубайның 3 нче мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар бәйрәм килеп чыгу тарихын игътибар белән тыңладылар, "38 тутый кош" мультфильмыннан өзек карадылар, теманы үз эченә...

    Китапханә хезмәткәрләре районның өлкән кешеләре белән дә, кече яшьтәгеләр белән дә актив эшлиләр.

    Күптән түгел балалар китапханәсендә Халыкара сәләмләү көненә багышланган чара үтте. Анда Аксубайның 3 нче мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар бәйрәм килеп чыгу тарихын игътибар белән тыңладылар, "38 тутый кош" мультфильмыннан өзек карадылар, теманы үз эченә алган табышмакларга җаваплар эзләделәр, сәламләу сүзләрен искә төшереп, бер-берсе белән аралаштылар. Ә үзәк китапханә хезмәткәрләре ЦСОНда ял итүчеләр өчен татар композиторы Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган "Татар сандугачы" әдәби кичәсен оештырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: