Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сабан туе мәйданы сигез район баласын үзенә җыйды

    Аксубай районында беренче тапкыр мөселман балалар Сабан туе оештырылды, ул Иске Кыязлы авылында, табигатьнең иң гүзәл почмагында уздырылды. Быел мөселман балалар Сабантуйлары Татарстанның 4 районында үтә. Шул исәптән, барлык Кама аръягы зонасын (8 районны) берләштереп, безнең районда да. Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмгә Балтач районының Бурбаш авылында башлангыч бирелде. Ә аны...

    Аксубай районында беренче тапкыр мөселман балалар Сабан туе оештырылды, ул Иске Кыязлы авылында, табигатьнең иң гүзәл почмагында уздырылды.

    Быел мөселман балалар Сабантуйлары Татарстанның 4 районында үтә. Шул исәптән, барлык Кама аръягы зонасын (8 районны) берләштереп, безнең районда да.

    Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмгә Балтач районының Бурбаш авылында башлангыч бирелде. Ә аны ТР МДН Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гамәлгә ашырды.

    Балалар мөселман Сабан туе безнең районда Рамазан ае тәмамланган көнне - Ураза гаетендә узды.

    Бәйрәмнең төп максаты - балаларны һәм яшьләрне милли мәдәни нигезләргә җәлеп итү, традицион рухи-әхлаки кыйммәтләрне саклау.

    Әйтеп үтелгәнчә, бу көнне Аксубай җире Кама аръягыннан күрше районнарны кабул итте. Бәйрәмгә шулай ук республиканың һәм илебезнең төрле почмакларыннан күпсанлы кунаклар килде. Мәйдан меңнән артык кешене сыендырды.

    Бәйрәмдә рәсми затлар да катнашты. Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР МДН Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б. бар иде.

    Мәйданга кергән юлда мәртәбәле кунакларны традицион чәкчәк белән каршы алдылар. Кунаклар күргәзмә рәтләре буйлап үтеп, халык һөнәрчелеге һәм балалар иҗаты эшләре белән таныштылар.

    Бәйрәмне ТР МДНнең Көньяк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров Коръән сүрәсен укып ачты.

    - Без әлеге бәйрәмдә балаларны, үсмерләрне, дәрәҗәле кунакларны күрүебезгә бик шат, - диде район башлыгы Камил Гилманов. - Үсеп килүче буынга югары максатларга ирешүдә, яхшылык белән начарлыкны аңлауда һәм гүзәллекне күрә белүдә нәкъ менә шундый бәйрәмнәр импульс бирә.

    Мәгариф министры Энгель Фәттахов та бәйрәм белән тәбрикләде. Ул бәйрәмнең татар халкының, исламның һәм мәгарифнең гореф-гадәтләрен саклау планындагы мөһимлеген билгеләп үтте. Энгель Нәвап улы шулай ук район мәктәпләренең казанышларына да тукталды.

    Татарстан Республикасында алга таба балалар Сабантуйларын тагын да җәелдерү һәм аның балалар, үсмерләр һәм халык өчен мөһимлеген Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да билгеләп үттеләр.

    Аннан соң бәйрәм концерты башланды. Мәйдандагы халыктан гадәттәгечә җиңүчеләрнең атларына бәйләү өчен гармунда уйнап-җырлап бүләкләр җыйдылар.

    Сабан туена хас йола буенча, мәйданга беренче булып үзләренең атлары белән узышчылар үтте. 2400 метрлы узышларда 11 чабышкы катнашты. Беренче урынны "Алина" кушаматлы чабыш аты яулады (хуҗасы Илгизәр Шәфигуллин), икенче урынны - "Милана" (Рәмис Мингатин), өченчене "Цыганка" (Сергей Охотников) атлары алды.

    Концерт программасы белән бергә традицион уеннар - капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, баганага менү һ.б. төрле уеннар башланды. Балалар уеннарда теләп катнаштылар, ә җиңүчеләр бүләкләр алдылар. Җитди спорт ярышларына да старт бирелде.

    Шул рәвешле аркан тартышуда беренче урынны - Алексеевск командасы, икенче һәм өченче урыннарны Аксубай командалары яулады.

    Гер күтәрүдә беренче урынга чыккан аксубайлы Рәфис Бикушевка тиңнәр булмады. Сәлих Нуруллов (Чистай) - икенче, Рамазан Мөхәммәтҗанов (Казан) өченче призер булдылар.

    Армспортта Сәлих Нуруллов (Чистай) - беренче, Айрат Шәфигуллин - (Аксубай) - икенче, Илгиз Әхмәтҗанов (Аксубай) өченче булдылар.

    Традицион милли көрәш ярышлары башланды. Ул иң көчле көрәшчеләрне билгеләде.

    Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында чиста уенда аксубайлы Риназ Соруров, Хәлил Кадыйров һәм Зиннәт Мифтәхов беренче-өченче урыннарны лаеклы яуладылар.

    40 килограммлы авырлык категориясендә Илназ Хәмидуллин һәм Илзат Әхмәров (Әлки) беренче-икенче урыннарны алдылар, өченче урында аксубайлы Әлмир Хамәтгалиев. 50 килограммлы авырлык үлчәвендә Әлкидән Шәүкәт Нуртдинов беренче булды, аксубайлылар Айнур Төхвәтуллин һәм Руфил Кыямов - беренче- икенче урыннарда.

    60 килограммлы авырлык үлчәмендә Рәмзил Абдуллин (Әлки), Илназ Гомәров (Аксубай), Салават Исхаков (Әлки) җиңү яуладылар. 70 килограммлы авырлык категориясендә Рәсим Әхмәров (Әлки), Рәҗәб Мифтахов, Илсаф Сайфуллин (аксубайлылар) иң көчлеләр булдылар. 70 килограммнан артык авырлык үлчәмендә Рәшит Сибгатуллин (Аксубай), Илнар Камалов (Аксубай), Салават Миннебаев (Нурлат) көчле көрәшчеләр булуларын исбатладылар. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Рөстәм Сибгатуллин (Казан), Айрат Хәлиуллин (Аксубай), Рамазан Мөхәммәтҗанов (Казан) 1-3 урыннарны яуладылар. Ветераннар арасында Габдулла Мотыйгуллин һәм Йосыф Мортазин җиңүгә иреште. Жирәбәгә салу буенча Рәшит Сибгатуллин абсолют батыр булды һәм Сабан туеның төп бүләге - тәкә аңа бирелде. Район башлыгы Камил Гилманов җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырды. Барлык катнашучыларга да рәхмәт әйтеп, Аксубай җирендә тагын очрашулар насыйп булуын теләде.

    Бәйрәм Равил хәзрәт Зөфәровның дога укуы белән төгәлләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: