Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россия – каһарманнар иле

    Китапханәдә Җиңүнең 72 еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесендә 90га якын кеше катнашты. Бәйге "2014-2016 елларда Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау", "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программалары кысаларында үтте. Балаларның һәм яшүсмерләрнең шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп укуларын, составына коррупциягә каршы көрәш буенча...

    Китапханәдә Җиңүнең 72 еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесендә 90га якын кеше катнашты.

    Бәйге "2014-2016 елларда Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау", "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программалары кысаларында үтте. Балаларның һәм яшүсмерләрнең шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп укуларын, составына коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Эльмира Крайнова, Аксубай РОГО МО (ДОСААФ) рәисе Петр Волков, язучы Рушания Низамова, китапханә филологлары һәм хезмәткәрләре кергән мәртәбәле жюри бәяләде. Әдилә Газизова (Яңа Үзи), Гөлнара Мирзина (Яңа Дума), Назлыгөл Сөләйманова (Яңа Ибрай), Кристина Титова (Иске Үзи), Екатерина Копанева (Түбән Баланда), Алексей Михайлов (Сөнчәле), Юлия Семенова (Киса), Анна Никифорова (Савгач), Алина Игушкина (Аксубай) бәйге дипломантлары булдылар. Җиңүчеләрнең барысы да - дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә конкурсантлар сертификатлар алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: