Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рамазан мөселманнарны берләштерде

    Якшәмбе көнне район мөселманнары изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән бөек бәйрәмнәрнең берсе Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге сәгать өчтә Аксубай районының үзәк мәчете 29 тәүлек ураза тоткан мөселманнар белән тулды. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, иң кыска төннәр нәкъ менә Рамазан аена туры килде. Иртәнге намаз тәмамланганнан соң ТР МДНнең...

    Якшәмбе көнне район мөселманнары изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән бөек бәйрәмнәрнең берсе Ураза гаетен билгеләп үттеләр.

    Иртәнге сәгать өчтә Аксубай районының үзәк мәчете 29 тәүлек ураза тоткан мөселманнар белән тулды.

    Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, иң кыска төннәр нәкъ менә Рамазан аена туры килде.

    Иртәнге намаз тәмамланганнан соң ТР МДНнең Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров бәйрәм вәгазе укыды. Җыелучыларны һәм аларның гаиләләрен Ураза гаете белән котлады.

    - Бер ай дәвамында сез ураза тоттыгыз, ай дәвамында сәхәргә тордыгыз, калебләрегезне Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, аңа ялвардыгыз, тәүбә иттегез, Ходай Тәгаләгә якын булырга тырышып, тәравих намазларына йөрдегез, Коръән сүрәләре укыдыгыз, күңелләрегезне чистарттыгыз, игелекле гамәлләр кылдыгыз, туганлык җепләрен ныгыттыгыз.

    Равил хәзрәт шулай ук дини мәсьәләләрне хәл итүдә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышкан район башлыгы Камил Гилмановка чиксез рәхмәтен белдерде. Ай дәвамында безнең районда булып, Аксубай мәчете манарасыннан ягымлы тавышы белән Коръән сүрәләре яңгыратып, мөселманнарны шатландырган Төркиядән килгән кунак Коръән-хафиз Зәккәрия Аккаяга да рәхмәт белдерде ул. Мөселман кардәшләребезне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Камил Гилманов та изге бәйрәм белән кайнар котлады.

    - Мәчеткә йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара, алар арасында яшьләрнең күп булуы сөендерә, - диде район башлыгы Камил Гилманов. - Дин юлындагы кешеләр начар фикер йөртә алмый, алар бары тик игелекле гамәлләр кылырга һәм казанышларга ирешергә генә исәп тоталар. Бүгенге Ураза гаете бәйрәмендә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

    Аннан соң гает намазы укылды. Гает көннәрендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар ата-аналары янына барып хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Гает намазыннан соң авыруларның хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алу да саваплы эшләрдән санала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: