Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рамазан – әҗерләр ае

    Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим! Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһ! Менә көтеп алынган Рамазан аебыз да үтеп бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. мөбарәк хәдис-шәрифендә ураза тоткан кешеләргә ике олуг сөенеч бар диде. Беренчесе - ифтар вакытында, авыз ачканда догалар кабул булуында; икенчесе - кыямәт көнендә Аллаһ Тәгаләнең гүзәллеген күрүендә. Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: "Ураза -...

    Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим! Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһ!

    Менә көтеп алынган Рамазан аебыз да үтеп бара.

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. мөбарәк хәдис-шәрифендә ураза тоткан кешеләргә ике олуг сөенеч бар диде. Беренчесе - ифтар вакытында, авыз ачканда догалар кабул булуында; икенчесе - кыямәт көнендә Аллаһ Тәгаләнең гүзәллеген күрүендә. Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: "Ураза - минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен үзем бирермен ", - дигән. Намаз, зәкать һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге - Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкать бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.

    Рамазан ае гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылу ае. Ошбу айда ураза тоту, күп итеп изге гамәлләр кылу, мохтаҗларга сәдака бирү, гөнаһлардан тәүбә кылу - безгә Аллаһның җәннәт вәгъдә иткән рәхмәтенә ирешү юлы.

    Бу изге айның тагын бер күркәм гадәте бар, ул да булса - ифтар мәҗлесе үткәрү. Ифтар мәҗлесе үткәрүчеләр хакында Пәйгамбәребез үз хәдисендә: "Кем дә кем бер мөселманны авыз ачтырса, ул кешегә ураза тотканның әҗере бирелә, ураза тотучынын үзеннән бер әҗере дә кимемәс", - ди. Мәҗлестә Коръән сүрәләре уку, вәгазьләр тыңлау, әрвахларга багышлап догалар уку анда утыручыларның калебен йомшарта, күңелләрен сафландыра.

    Фото: static.panoramio.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: