Аксубаево
  • Рус Тат
  • Михаил Юхма: "Аксубайның тарихы бай"

    Чуашстанның халык язу- чысы, Чуашстанның мактаулы фән һәм сәнгать академигы, чуаш язучысы, тарихчы, шагыйрь, драматург Михаил Юхма ТРда чуаш туган якны өйрәнүчеләр союзы рәисе Александр Семенов озатуында район кешеләре белән очрашты. Кунакларны Савгач урта мәктәбендә сөенеп каршы алдылар. Укучылар язучының үзенең бала чагы, иҗаты турында сөйләвен йотлыгып тыңладылар. Аның чуаш...

    Чуашстанның халык язу- чысы, Чуашстанның мактаулы фән һәм сәнгать академигы, чуаш язучысы, тарихчы, шагыйрь, драматург Михаил Юхма ТРда чуаш туган якны өйрәнүчеләр союзы рәисе Александр Семенов озатуында район кешеләре белән очрашты.

    Кунакларны Савгач урта мәктәбендә сөенеп каршы алдылар. Укучылар язучының үзенең бала чагы, иҗаты турында сөйләвен йотлыгып тыңладылар. Аның чуаш халкы тарихы, борынгы йолалар һәм гореф-гадәтләр турында бәян итүе очрашуда катнашучылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Балалар язучыга сораулар яудырдылар. Аларны язучыны иҗат итәргә нәрсә илһамландыруы, тәүлекнең кайсы мәлендә эшләү җиңелрәк булуы кызыксындырды.

    Савруш төбәгендә истәлекле урыннар бар - борынгы язулар белән зур ташлар ята. Туган якны өйрәнүчеләр раславынча, әлеге кабер ташлары Идел Болгарстаны чорыннан ук калган. Михаил Юхманың бу тарихи чорга, әлеге ташлар астында борынгы Болгарстанны яклаучыларның җирләнгән булуына бәйле тикшеренү хезмәтләре бар. Кунаклар бу урыннарда булдылар. Чуашстан язучылар берлеге вәкилләрен һәм республиканың туган якны өйрәнүчеләрен Урмандеево авылы клубында да колач җәеп каршыладылар. Монда туган төбәк тарихына битараф булмаган чын кешеләр җыелды. Алар дустанә мохиттә әдәбият, туган тел турында, аны ничек саклау һәм үстерү хакында сөйләштеләр.

    Китапханәче Татьяна Максимова кунакларны Михаил Юхма китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштырды, язучының әсәрләре буенча үткәрелгән сыйныф сәгатьләре турында сөйләде. Аксиния Максимова, Екатерина Музилеева, Мария Семенова Михаил Юхманың яшь шагыйрь булган чорда язылган шигырьләрен укыдылар. "Урмандеево әбиләре" фольклор ансамбле үзенең чыгышы белән сөендерде. Михаил Юхманың шигырьләренә язылган җырлардан торган репертуар кунакларда онытылмаслык хисләр уятты. Михаил Максимов Григорий Калининның безнең районда гына түгел, республикада, хәтта Чуашстанда да яхшы таныш җырларны башкарды. Сугыш батырларын искә алып, кунаклар авылда ул туып үскән урында булдылар. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев язучы Михаил Юхмага һәм туган якны өйрәнүче Александр Семеновка төбәк тарихын өйрәнүгә үз өлешләрен керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Балалар китапханәсе залы чуаш язучысы Михаил Юхма һәм туган якны өйрәнүче белгеч Александр Семеновның Аксубай укучылары, актив китап укучылар һәм чуаш авыллары китапханәчеләре белән очрашу урынына әверелде. Язучы аудиторияне кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирде. Әдәбият тарих турында сөйли икән, килешегез, ул икеләтә кызыклы. Чара соңында яшь аудитория мөхтәрәм кунакның басма китаплары белән танышты.

    - Аксубай районы тарихы бик бай, - диде Михаил Юхма. - Аны өйрәнеп мин, үтә дә кызыклы һәм зур билгеләнешкә ия фактларны ачтым. Һәм аларны үземнең китапларыма да керттем. Бүген монда ата-бабаларының истәлеген саклаган игелекле кешеләр яши. Яшь буын вәкилләре белән дә бер генә тапкыр очрашырга туры килмәде, аларның лаеклы тәрбия алып үсүләренә иманым камил.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: