Аксубаево
  • Рус Тат
  • Котладылар да, бүләкләделәр дә

    Районыбызның ягымлы, назлы хатын-кызлары хөрмәтенә гаҗәеп бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Районның төп сәхнәсеннән гүзәл затлар адресына иң җылы, иң ихлас сүзләр яңгырады. - Табигать кабатланмас матурлык, бетмәс-төкәнмәс энергия, тормыш зирәклеге, гаҗәеп түземлек һәм наз биргән яраткан хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме белән ихластан котлап, аларга теләкләрнең иң изгеләрен: бәхет,...

    Районыбызның ягымлы, назлы хатын-кызлары хөрмәтенә гаҗәеп бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.

    Районның төп сәхнәсеннән гүзәл затлар адресына иң җылы, иң ихлас сүзләр яңгырады.

    - Табигать кабатланмас матурлык, бетмәс-төкәнмәс энергия, тормыш зирәклеге, гаҗәеп түземлек һәм наз биргән яраткан хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме белән ихластан котлап, аларга теләкләрнең иң изгеләрен: бәхет, мәхәббәт, сәламәтлек, күтәренке кәеф телисе килә, - диде район башлыгы Камил Гилманов. Үз тармакларында озак еллар һәм фидакарь хезмәт куеп, район үсешенә үзләреннән өлеш керткәннәре өчен ул "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы мөхәррире урынбасары Людмила Жареновага, мәдәният бүлеге хисапчысы Лилия Нотфуллинага, ветеринар-табиб Любовь Храмовага, педагогика ветераны Лидия Горбуновага, АМР Советы эшендә җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм мәгълүмати-методика бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Зайцевага, укытучы Флера Вафинага, педиатр Лилия Саматовага, өлкән шәфкать туташы Марина Власовага Мактау кәгазьләре тапшырды. Кама аръягының иң яхшы хоккейчы кызлары да район башлыгыннан акчалата премияләр алдылар. Оешма җитәкчеләре төп сәхнәдә үзләренең хезмәткәр хатын-кызларын бәйрәм белән тәбрикләп, аларга гөлләмәләр бүләк иттеләр. Район Мәдәният йорты һәм Балалар сәнгать мәктәбе ансамбльләре яңа биюләре белән сөендерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: