Аксубаево
  • Рус Тат
  • Коръән-хафиз: Коръән, Рамазан һәм Татарстан турында

    Рамазан ае үзәк мәчеткә йөрүче мөселманнар күңелендә шуның белән дә истә калды, бу көннәрдә алар белән Төркиядән килгән кунак - Коръән-хафиз Зәккәрия Аккая булды. Быел изге Рамазан аен үткәрергә Төркиядән Татарстан Республикасына 38 Коръән-хафиз килде. Тулаем Турциядән килгән 500дән артык кеше бөтен ил буйлап таралды. Аксубайга Зәккәрия Аккая килде. Рамазан...

    Рамазан ае үзәк мәчеткә йөрүче мөселманнар күңелендә шуның белән дә истә калды, бу көннәрдә алар белән Төркиядән килгән кунак - Коръән-хафиз Зәккәрия Аккая булды.

    Быел изге Рамазан аен үткәрергә Төркиядән Татарстан Республикасына 38 Коръән-хафиз килде. Тулаем Турциядән килгән 500дән артык кеше бөтен ил буйлап таралды.

    Аксубайга Зәккәрия Аккая килде. Рамазан аенда мәчет манарасыннан нәкъ менә аның ягымлы тавышы яңгырады, ул кешеләрне гыйбадәткә чакырды һәм халык ай дәвамында аның тавышын ишетеп хозурланды.

    Зәккәрия Аккая дини һәм зыялы гаиләдә дөньяга килә. Коръәнне өйрәнүгә аны абыйсы этәрә. 12 яшендә Коръән-үзәктә изге китапны өйрәнә башлап, 15 яшендә ул аны яттан белә һәм Коръән-хафиз булып җитешә. Әнкара шәһәре университетында технология факультетында белем ала, 2004 елда Амасия шәһәре читендәге мәчетләрнең берсендә имам-хатиб итеп билгеләнә. 2011 елда Амасия шәһәрендә 600 еллык тарихы булган Рөстәм Паши исемендәге үзәк мәчетне җитәкли. Ике баласы бар.

    - Минем Татарстан Хөкүмәтенә, ТР Мөселманнар Нәзарәтенә, изге Рамазан аен Аксубай мөселманнары белән бергә үткәрү мөмкинлеге биргән үз илемә чиксез рәхмәт әйтәсем килә, - диде Зәккәрия Аккая безнең хәбәрчебезгә. - Мин Россиягә килергә җыенганда, күпләр мине бу фикеремнән кире кайтарырга тырыштылар. Әмма мин биредә булуыма бер дә үкенмим. Безнең өчен Казанда экскурсияләр оештырдылар. Мин Татарстан Республикасының күп шәһәрләрендә, Болгарда, Биләрдә булдым, Казанда һәм төрле районнарда ифтар мәҗлесләрендә катнаштым.

    Татарстан миңа үзенең халкы белән бик ошады - монда ничәмә-ничә милләт һәм төрле дин тотучы халык бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәтләп, тату һәм бердәм булып яши. Аксубай районында мин бик күп дуслар таптым - сездә халык изге күңелле, чиркәүдә дә булдым, христианнар, районның дин әһелләре белән дә очраштым. Күңелемдә бары тик якты тәэсирләр генә калды. Кунакчыл булганнары өчен район башлыгы Камил Гилмановка һәм Равил хәзрәт Зөфәровка аерым рәхмәт әйтәсе килә. Безнең очрашу соңгысы булмас дип ышанам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: