Аксубаево
  • Рус Тат
  • Күңелләре белән яшь чакларына кайттылар

    Аксубайда "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" җирлекара эстафета кысаларында оешмалар арасында иҗат отчетлары дәвам итә. Узган атнада районның ветераннар советы активистлары үзләренең искитмәле чыгышлары белән Аксубай тамашачыларын таң калдырды. Алар әлеге чарага җитди хәзерләнделәр. Ветераннар сәхнәдән ялкынлы биюләрен, дәртле җыр-моңнарын бүгенге көндә исемнәре яхшы таныш булган, районда ихтирам...

    Аксубайда "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" җирлекара эстафета кысаларында оешмалар арасында иҗат отчетлары дәвам итә.

    Узган атнада районның ветераннар советы активистлары үзләренең искитмәле чыгышлары белән Аксубай тамашачыларын таң калдырды.

    Алар әлеге чарага җитди хәзерләнделәр. Ветераннар сәхнәдән ялкынлы биюләрен, дәртле җыр-моңнарын бүгенге көндә исемнәре яхшы таныш булган, районда ихтирам һәм хөрмәт казанган педагогларга, медицина хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, мәдәният хезмәткәрләренә, журналистика тармагы вәкилләренә, гомумән, районның төрле тармакларында, басу-кырларда, фермаларда фидакарь һәм намуслы хезмәт куеп, аның икътисадын ныгытуга үзләреннән бәя биреп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышладылар. Сәхнәдә аларның дәвамчылары - бертуган Минәхмәт һәм Мәгъсум Рәхмәтуллиннар, Татьяна Попова, Владимир Тимочкин, Аркадий Яковлев, Шамил Сәхабетдинов, ирле-хатынлы Евграфовлар, Рәхмәтуллиннар, Золиннар, Копаневларның чыгышларын күрү икеләтә куанычлы иде. Барысының да исемнәрен атап үтү мөмкин дә түгел. Аксубай районы үсешендә аларның да хезмәт өлешләре бар.

    - Сез күпләрне яшьлеккә алып кайттыгыз, - дип билгеләп үтте концерттан соң сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов. - Сез үзегез дә ун-унбиш елга яшәргәнсез, дип әйтергә була. Бүген актив пенсионерлар бик күп. Сез үзегездән соң килгән буынга бәя биреп бетергесез тәҗрибә бирү өстенә, аларга позитив кәеф тә бүләк итәсез, сөенә белергә, сәламәт тормыш алып барырга, биергә, җырларга, гомумән, яшәргә өйрәтәсез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: