Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Каравон“ юбилеенда

    "Калина" рус җырлары коллективы Лаеш районының Никольское авылында узган "Каравон" Бөтендөнья рус фольклоры фестивалендә катнашты. Быел аның юбилей елы һәм шуңа бәйле "Казаки России" дәүләт бию театры ансамбле бәйрәмгә кунак булып килде. Безнең Аксубай артистлары әлеге матур бәйрәмдә ел саен катнашалар. Алар быел да төп сәхнәдә иң яхшы коллективлар белән...

    "Калина" рус җырлары коллективы Лаеш районының Никольское авылында узган "Каравон" Бөтендөнья рус фольклоры фестивалендә катнашты.

    Быел аның юбилей елы һәм шуңа бәйле "Казаки России" дәүләт бию театры ансамбле бәйрәмгә кунак булып килде. Безнең Аксубай артистлары әлеге матур бәйрәмдә ел саен катнашалар. Алар быел да төп сәхнәдә иң яхшы коллективлар белән беррәттән чыгыш ясадылар.

    - Без иң яхшы фольклор коллективлары исеменнән традицион йолаларны үз эченә алган мастер-классларда катнаштык, рус милли ашларыннан авыз иттек, чәй церемониясе дә күңелгә ошады, шулай ук яшел аланга җәелгән зур әйлән-бәйләндә борынгы гореф-гадәтләрне саклап килгән, аларны баеткан Татарстанның һәм Россия төбәкләренең иң көчле фольклор коллективлары белән кулга-кул тотынып әйләндек, - дип фикерләре белән бүлеште мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов. "Калина" халык коллективы "Каравон"нан Бөтенроссия фестивале дипломын һәм районда алга таба да рус мәдәниятен үстерүгә позитив энергия алып кайтты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: