Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кама аръягының иң уңган хатын-кызлары һәм иң булдыклы ир-егетләре – Аксубайда

    Аксубайда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенең зональ этабы үтте.

    Анда хатын-кыз һәм ир-ат лидерлар, өлкән яшьтәге героинялар, хатын-кыз-аналар һәм һөнәрләрендә танылганнар катнашты.

    - Гүзәл затларыбызны һәм иң лаеклы ир-егетләрне Аксубай җирендә кабул итү үтә дә сөенечле, - дип сәламләде бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов. - Бүгенге чарада җиңүегез мөһим түгел, сез бирегә килеп үзегезнең районыгызның, үзегез эшләгән хезмәт коллективының иң лаеклы вәкиле булуыгызны дәлилләдегез.

    Аксубай районын "Аксу Агро" агрофирмасы савымчысы Елена Баландова, Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасының хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина, Беловка клубы мөдире Тамара Андреева, "Хыял" балалар йорты директоры Гөлнар Шарашева һәм Урмандеево авыл мәдәният йорты режиссеры Эдуард Ильин тәкъдим иттеләр. Аларның һәркайсы турында сөйләп китәсе килә.

    Елена Баландова 13 ел сыер савучы булып эшли, өч бала тәрбияләп үстергән, аның ике оныгы үсеп килә, ул районда алдынгы савымчы.

    Фәһимә Гатина утыз биш елдан артык районның китапханәләр системасында хезмәт куя, аның исәбендә иҗади проектлар аз түгел, шул исәптән язучылар, шагыйрьләр, Аксубай җиренең күренекле кешеләре турындагылары да.

    Тамара Андреева җитәкләгән төрле яшьтәге кешеләрдән торган вокаль төркем районда яхшы таныш, ул җырлап кына калмый, авыл кешеләрен иҗатка тартып, гармунда да уйный.

    Гөлнар Шарашева - районда "иң күп балалы" мөлаем әни - приютта аның канаты астында 30дан артык бала тәрбияләнә.

    Оста гармунчы Эдуард Ильин катнашыннан һәм аның җитәкчелегендәге барлык республикага танылган "Урмандеево әбиләре" ансамбленнән башка районда бер генә чараны да күз алдына китереп булмый.

    - Бәйгедә катнашучы Аксубайның һәр гүзәл хатын-кызы "Ел хатын-кызы" исеменә лаек - алар һөнәрләрендә, бала тәрбияләүдә, үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирүдә, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән тормышны сөюдә, тормышка позитив карашта һәм иң мөһим тормыш кыйммәтләрен - гаилә һәм әдәплелек, әхлаклылыкны саклап калуда өлге булып торалар, - дип горурланып билгеләп үтте үзенекеләрне сәхнә түренә озатып, Аксубай Хатын-кызлар берлеге бүлеге рәисе Әлфия Рәхмәтуллина. - Ел ир-аты да лаеклы чыгыш ясар дип уйлыйм.

    Аксубай төбәге Татарстанның Кама аръягы зонасында урнашкан җиде район вәкилләрен каршылады. Бәйгедә 26 кеше катнашты. Катнашучыларны составында инженерлар педагогикасы кафедрасы профессоры Роза Бәһаветдинова, "Татарстан -Яңа гасыр" РОД Политсоветы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкиллек аппаратының җитәкче-консультанты Индира Вәлиуллина һәм "Сөембикә"журналы бүлеге мөхәррире Лилия Гәрәева кергән таләпчән жюри бәяләде.

    Шунысы гаҗәп, моны залда утыручылар да билгеләп үттеләр - бәйгедә көндәшлек сизелмәде.

    - Егерме ел Алексеевск районында балалар бакчасы мөдире булып тордым, 13 ел приют директоры булып эшлим, - дип уртаклашты ихлас күңелле Ирина Байкова. - Бәйгедә беренче мәртәбә катнашам. Барысы да җиңүгә лаек.

    Ачыкланганча, "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә чыгыш ясаган Ирина Павловна, үз эшенең остасы булуы өстенә, улын лаеклы итеп тәрбияләп үстергән, үз карамагындагы сабыйларга да йөрәк җылысын кызганмый, тәрбиягә алган ике баласы өчен дә яраткан әни. Алексеевскка тәҗрибә уртаклашырга барган приют хезмәткәрләре моңа үзләре инандылар.

    Шулай ук Алексеевсктан килгән, "Татарстан безнең уртак йортыбыз" милли культуралар Республика бәйгесе катнашучысы пенсионер әби Антонина Самсонова чыгышы да барысының да күңеленә хуш килде. Ул пенсиягә чыккач тормышның башлануын дәлилләп, яшьләрдән бер дә калышмыйча, чегән биюен башкарды.

    Безнең Эдурад Ильин залны шаулатып, таләпчән жюри әгъзаларының йөрәкләрен яулады. Алар гармунчыга, яратуларын белдереп, ул чыгыш ясаганда сәхнәгә торт чыгарып бирделәр. Аксубайлылар, мәртәбәле жюри нәтиҗә чыгарганда ялкынлы концерт программасы тәкъдим итеп, кунакларны таң калдырдылар.

    Аксубай җирендә үткән бәйге мохитен искиткеч җылы, якты, дип атады Роза Бәһаветдинова.

    - Безне төрле районнарда кабул итәләр, әмма мондый ихласлык белән беренче тапкыр очраштык дип әйтер идем, хәтта биш сәгать вакытның ничек үтүен дә сизмәдек, тамашачылар һәм бәйгедә катнашучылар да шундый фикердә дип уйлыйм. Бәйге генә түгел, ә күңел бәйрәменә әверелгән чара оештырганнары өчен район башлыгы Камил Гилмановка, районның Хатын-кызлар берлегенә, мәдәният, үзәк китапханә хезмәткәрләренә күңел түреннән чыккан рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип билгеләп үтте Роза Закир кызы, район башлыгына бәйге оештырганы өчен Республика Хатын-кызлар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырып.

    Бәйге номинацияләрендә аксубайлылар да җиңү яуладылар: "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә - Гөлнар Шарашева, "Минем язмышым - минем һөнәрем"дә - Елена Баландова, "Ир-ат - лидер"да - Эдуард Ильин, "Мәдәният һәм рухилык"та - Тамара Андреева, Фәһимә Гатинага махсус приз һәм Диплом бирелде.

    - Аксубайлылар сезне үзләренең кунакчыл төбәкләрендә кабул итүгә чиксез шат. Бәйге оештыру традициясен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Ул кешеләрне, гаиләләрне, коллективларны берләштерә, Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасындагы чикләрне юа, - дип билгеләп үтте бәйге соңында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. Жюри әгъзалары белән бергә ул җиңүчеләргә район исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: