Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңүне якынайтучылар истәлегенә

    Дәһшәтле сугыш еллары вакыйгалары еллар узган саен ераклаша бара. Буыннар алмашына, вакыт үтү белән сугышны, ачлык-ялангачлыкны хәтерләүчеләр бөтенләй калмаска да мөмкин. Ләкин тарих мәңгелек, бездән соң килгән буыннар да бабалары, карт бабаларының батыр үткәне хакында белергә тиеш. Берәүләр фронтта җиңүне якынайтып кан койса, хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар дошманны җиңү өчен тылда...

    Дәһшәтле сугыш еллары вакыйгалары еллар узган саен ераклаша бара.

    Буыннар алмашына, вакыт үтү белән сугышны, ачлык-ялангачлыкны хәтерләүчеләр бөтенләй калмаска да мөмкин. Ләкин тарих мәңгелек, бездән соң килгән буыннар да бабалары, карт бабаларының батыр үткәне хакында белергә тиеш. Берәүләр фронтта җиңүне якынайтып кан койса, хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар дошманны җиңү өчен тылда алны-ялны белми көрәште. Бу хакта район ветераннар оешмасы Президиумы әгъзасы Евгений Копонев белән әңгәмә корабыз.

    - Россиянең меңләгән авылы кебек, Түбән Баланда авылы да Бөек Ватан сугышы елларында авыр тормыш кичерде. Колхозда бил бөккән кешеләргә һәм сугыш балаларына аерата да кыен иде. Фронтка ярдәм итеп, ач-ялангач, йокы күрмәгән, хәлсез килеш көнне төнгә ялгап хезмәт куйдылар алар. Ул вакытта хезмәт хакы турында сүз дә булырга мөмкин түгел, бары тик паекка эшләделәр. Елына 250 хезмәт көне эшләргә тиешсең, әгәр моны үтәмисең икән, хуҗалык җир, бакча биләмәсенең бер өлешеннән мәхрүм ителә. Бер хезмәт көненә 250-300 грамм ашлык бирделәр. Гаиләләр ачлыктан киселде. Кесәдә яшерелгән бер уч бөртек өчен төрмәгә утырткан вакытларны өлкән буын яхшы хәтерли. Кешеләр колхозныкына кагылырга куркалар иде. Җәен ачлыктан елгадан тотылган балык, кычыткан, алабута, ат кузгалагы коткарды. Авылларда туберкулез, трахома, тиф, скарлатин кебек йогышлы авырулар колач җәйде.

    Крестьянның көнкүреше үтә дә кыен иде. Лампа өчен керосинга, сабынга кытлык булды. Көлдән ясалган селте ярдәмгә килде. Кием юк, крестьяннар киндер үстереп, аңардан катлаулы процесслар аша җеп сугып күлмәк-ыштан тегәләр иде, аяктан чабата тешмәде. Сугыш чоры балаларының балачагы булмады диярлек. 10-12 яшьлек үсмерләр өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә хезмәт куйдылар, нарасыйлар 6-8 яшьлек балалар карамагында булды. Ул елларны хәтердә яңартканда йөрәкләр сыкрана.

    - Евгений Петрович, Сез туган төбәк тарихының битләрен саклау өчен бик күпне эшлисез.

    - Әйе, без, бүгенге ветераннар, ул вакыттагы авыр елларны үз җилкәбез аша үткәреп һәм өлкән яшькә җитеп, үз хезмәтебез белән җәмгыять үсешенә зур өлеш керттек һәм шуңа күрә тарихны саклау безнең бурыч. Тынычлыкның ничек яулануын киләчәк буын белергә тиеш. Узган елның октябрь аенда Түбән Баландада гомуми җыелышта тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә обелиск кую тәкъдиме белән чыгыш ясадым. Авылда аларның саны 460ка җитә. Минем фикеремне район башлыгы Камил Гилманов та куәтләде, авыл халкы да хуплады. Һәйкәл куюга хәйрия ярдәме туплауга керештек. Халык бу акциягә теләп кушылды. Хәтта район, республика чикләрендә (Самара, Ульян өлкәләрендә) яшәүче авылдашлар да әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары турындагы истәлекне мәңгеләштерү буенча эшне халык белән бергә, ветераннар оешмасы рәисе Аркадий Борисов, Түбән Баланда кешеләре Валентина Гареева, Василий Воронин, Ольга Копонева, бу авылда туып үскән Александра Воронина да оешкан төстә башкардылар. Бүгенге көндә эскизлар һәм язулар (исем-фамилияләр) әзер. Обелискны Җиңү көнендә тантаналы төстә ачарга планлаштырабыз.

    Хәйрия акциясе дәвам итә. Түбәнбаландалылар белән элемтәдә торучыларның һәркайсы бүген бу изге эштә катнаша ала. Ә бит ата-бабаларыбыз бу хөрмәткә лаек.

    - Евгений Петрович, Түбән Баландада тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл кую инициативасы белән ни өчен нәкъ менә сез чыктыгыз?

    - Мин тумышым белән шул авылдан, бу төбәк мине тәрбияләп үстерде, олы тормыш юлына фатиха бирде. Мин аны җырларыма кушып җырлыйм. Һәм сугыш чоры буыны кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә көчемнән килгән кадәр тырышлык куюымны үземнең бурычым итеп саныйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: