Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иҗат бәйрәме

    Район Мәдәният йортында Балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты узды. Бу уңышлы эшләр һәм иҗади казанышлар алып килгән уку елы тәмамлану уңаеннан үзенчәлекле иҗади хисап концерты. Концертны Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар Республика бәйгесендә 2 дәрәҗә лауреат исемен яулаган, атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры ачты. Аннан...

    Район Мәдәният йортында Балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты узды. Бу уңышлы эшләр һәм иҗади казанышлар алып килгән уку елы тәмамлану уңаеннан үзенчәлекле иҗади хисап концерты.

    Концертны Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар Республика бәйгесендә 2 дәрәҗә лауреат исемен яулаган, атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры ачты.

    Аннан соң "Созвездие-Йолдызлык - 2017" фестиваленең зональ турында 1 дәрәҗә лауреат булган, "Җырчы сандугач иле" балалар иҗаты Төбәк фестивалендә 3 дәрәҗә лауреат исемен яулаган Регина Черникова чыгыш ясады (җитәкчеләр Галина һәм Эвелина Соруретдиновалар).

    Алга таба программаны Аксубай мәктәбен төбәк дәрәҗәсеннән алып Бөтенроссия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә тәкъдим иткән ансамбльләр һәм җырчылар дәвам итте. Чыгыш ясаучылар арасында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зональ турында 3 дәрәҗә лауреат булган, "Созвездие-Йолдызлык" XVII Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә катнашып "Иҗади образ ясаган өчен" дипломы белән бүләкләнгән "Илһам" ("Вдохновение") хореографик ансамбле (җитәкчеләр Валентина Гурьянова, Майя Макарова, Римма Рыбина), Лаеш шәһәрендә узган "Тургай" I Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-бәйгесендә 2 дәрәҗә лауреат булган Августина Ильина да бар иде.

    Концертның иң яшь катнашучылары - иртә эстетик үсеш төркеме чыгышы тамашачыларны таңга калдырды.

    Сәгать ярымга сузылган концерт сизелми дә үтеп китте. Музыкантлар, хореография бүлегенә йөрүчеләр, вокаль ансамбльләр һәм җырчылар сәләтләрен һәм сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Ә фойеда рәсем бүлеге эшләре күргәзмәсе оештырылды.

    - Балалар сәнгать мәктәбе балалар һәм яшүсмерләргә тәрбия бирү өлкәсендә зур урын алып тора, - дип белдерде концертны сокланып карап утырган район башлыгы Камил Гилманов. - Монда районның төрле авылларыннан балалар белем ала. Алар һәр бәйрәмнең бизәге булып торалар. Балаларның сәләтен үстерүгә, мәдәни йолаларны саклап калуга зур өлеш керткәннәре, иҗади бәйгеләрдә уңышларга ирешкәннәре өчен мәктәп коллективына мин бик рәхмәтле.

    Ул фестивальдә катнашучыларга "Созвездие-Йолдызлык" символикасы төшерелгән футболкалар һәм рюкзаклар, ә сәнгать мәктәбе укытучыларына һәм хезмәткәрләргә - чәчәкләр бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: