Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хуш киләсең, изге Рамазан!

    Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим. Әссәләмәү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. 27 май көнне кояш чыгарга 2 сәгать кала, безнең җирлектә 01:12 сәгатьтә сәхәрне тәмам итеп, Рамазан аена аяк басабыз. Газиз дин кардәшләр, изге китабыбыз Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: "Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек үк, сезгә дә...

    Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим. Әссәләмәү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. 27 май көнне кояш чыгарга 2 сәгать кала, безнең җирлектә 01:12 сәгатьтә сәхәрне тәмам итеп, Рамазан аена аяк басабыз. Газиз дин кардәшләр, изге китабыбыз Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: "Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек үк, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде". Пәйгамбәребез с.г.в.әйтте: "Һәр нәрсәнең зәкәте бар, тәннең зәкәте - уразадыр". Ел буе ошбу изге айны көтеп алып ураза тоткан мөэмин-мөслимә бәндәләребезгә әҗер-савап насыйп булуын теләп, быел ураза тотам дип күңелләренә салып куйган кардәшләремне ураза тоту фазыйләтләре белән таныштырып үтәсем килә.

    УРАЗАНЫҢ УНКӨНЛЕКЛӘРЕ:

    Беренчесе - рәхмәт ункөнлеге

    Икенчесе - мәгъфирәт ункөнлеге

    Өченчесе - Аллаһының газабыннан котылып,

    Рәхмәтенә ирешү ункөнлеге.

    УРАЗАНЫҢ ШАРТЛАРЫ:

    Акылы төзек, балигълык кергән, сәләмәт, юлаучы (мосафир) бумаган, хәез-нифас (күрем һәм бала тапканнан соңгы көннәр) хәлендә булмаган (хатын-кызларга) һәр мөселманга ураза арыздыр. Теге яки бу сәбәп белән ураза тота алмаган мөселманнарның аны каза кылулары да фарыз.

    УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗЛАРЫ:

    Ният кылу. Ашау-эчүдән тыелу. Якынлык кылудан тыелу. Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш, көн үзәгендә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнер.

    УРАЗАНЫҢ СӨННӘТЛӘРЕ:

    Таң атканчы сәхәр ашау. Ураза тоту сәбәпле нәфсесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу. Буш вакытларда Коръән яки башка дини китаплар уку. Кояш баегач та, авыз ачу.

    УРАЗА ВАКЫТЫНДА ТЫЕЛГАН МӘКРҮҺ ЭШЛӘР:

    Файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү. Мунчага кереп озак утыру. Суга чумып коену, сагыз чәйнәү. Авыздан үбү. Авыз ачмыйча ике көн рәттән ураза кылу.

    УРАЗАДА ДӨРЕС САНАЛГАН ЭШЛӘР:

    Сатып алыначак ризыкны татып карау. Күзгә сөрмә тарту. Балага ризык чәйнәп биру. Кан алдыру. Сөлек салдыру. Комган белән госел коену. Мунчага кереп тирләмичә генә юынып чыгу. Сабын белән юыну.

    УРАЗАНЫ БОЗА ТОРГАН ЭШЛӘР:

    Борчак кадәр генә булса да ризык йоту. Бер тамчы булса да су, дару эчү. Укол кадату. Күзгә дару салу. Якынлык кылу. Мәчетләрдә 26 май көнне беренче тәравих намазыбыз укыла, шуннан кайткач сәхәр ашап ниятләп уразага керәбез. Рамазан аенда ураза тотарга ниятләгән кеше, таң атканчы ашап-эчкәннән соң, шул сүзләрне әйтеп ураза тотарга керешер: "Нәвәйтү ән әсүмә саүмә шәһри рамаданә минәл фәҗри иләл мәгъриби халисән лилләһи тәгалә". Тәрҗемәсе: "Аллаһ ризалыгы өчен таң атудан алып, кояш батканчыга кадәр Рамазан аеның уразасын тотарга ниятләндем". Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхәргә тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхәргә торган өчен бирелә торган сәваптан мәхрүм калыр. Кояш баткач авызыңа тоз йә су яки хөрмә җимеше кабып уразаңны ачканнан соң, шул дога укылыр: "Аллаһүммә ләкә сүмтү вә бикә әмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галә ризкыйкә әфтәртү. Фәгъфирли я Гаффәрү мә каддәмтү вә мә әххартү". Тәрҗемәсе: "Йә раббым! Синең ризалыгыңны өметләнеп уразамны тоттым, Сиңа ышандым, Сиңа бирелдем, Синең ризыгың белән ифтар кылдым. Гафу ит мине йә Гаффәр, кылган вә кылачак хаталарым өчен!" Бу мөбәрәк айның бер изге кичәсе бар, ул - кадер кичәсе. Бу кичәдэә төннәрен нәфел намазларын, коръән сүрәләрен, салаватлар укып, Аллаһтан гафу-мәгъфирәт сорап догалар укып үткәрәләр. Бу изге көннәрдә туганнарны, курше-тирәне җыеп ифтар мәҗлесе үткәрәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: