Аксубаево
  • Рус Тат
  • Халыклар бердәмлеге көнендә

    Халыклар бердәмлеге көнен Аксубайда районның төп сәхнәсендә концерт белән билгеләп үттеләр. Бәйрәмне районның мәдәни үзәкләре - милли костюмнарда, милли ризыклар белән гармун һәм баян көйләре астында ачып җибәрделәр. Алар сәхнәдән залга төшеп тамашачыларны чәк-чәк, куас, ипи-тоз белән сыйладылар. Милли костюмнарда балалар тамашачыларны өч телдә сәламләделәр. Аксубайлыларны бәйрәм белән башкарма комитет...

    Халыклар бердәмлеге көнен Аксубайда районның төп сәхнәсендә концерт белән билгеләп үттеләр.

    Бәйрәмне районның мәдәни үзәкләре - милли костюмнарда, милли ризыклар белән гармун һәм баян көйләре астында ачып җибәрделәр. Алар сәхнәдән залга төшеп тамашачыларны чәк-чәк, куас, ипи-тоз белән сыйладылар. Милли костюмнарда балалар тамашачыларны өч телдә сәламләделәр.

    Аксубайлыларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин котлады.

    - Халыклар бердәмлеге көне белән, Татарстан конституциясе көне белән! Илебез, республикабыз элек-электән халкы белән ныклы булды. Без бердәм булганда - без көчле. Барыгызга да рух ныклыгы телим, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә язсын, - дигән теләкләрен җиткерде ул.

    Районның дин әһелләре - православие чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм имам мөхтәсиб ярдәмчесе Илнар Сафиуллинның да сәхнәдән котлаулары яңгырады.

    Тантаналы өлештән соң сәхнә түрен үзешчән артистлар яулады. Бәйрәм программасы бай эчтәлекле иде. Биючеләр дә, җырчылар да, баянчылар да чыгыш ясадылар. Татар, рус, чуаш җырлары яңгырады, биюләр куелды, районның, республиканың, Россиянең киләчәге булган яшь буын - балалар йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләделәр.

    Районның барлык мәдәният учакларында, клубларда бу көнне бәйрәм чаралары оештырылды.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: