Аксубаево
  • Рус Тат
  • Генерал-майорга һәйкәл

    Шимбә көнне районда истәлекле вакыйга булды. Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан генерал-майор Алмас Әдһәмов истәлегенә һәйкәл куелды. Алмас Мәхмүт улы - легендар шәхес, ул 1945 елда Кызыл мәйданда данлыклы Бөек Җиңү парадында катнашкан кеше. Еллар үткәч Алмас Әдһәмов Бөек Җиңүнең 50 һәм 55 еллыгы уңаеннан ике тапкыр шул...

    Шимбә көнне районда истәлекле вакыйга булды. Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан генерал-майор Алмас Әдһәмов истәлегенә һәйкәл куелды.

    Алмас Мәхмүт улы - легендар шәхес, ул 1945 елда Кызыл мәйданда данлыклы Бөек Җиңү парадында катнашкан кеше. Еллар үткәч Алмас Әдһәмов Бөек Җиңүнең 50 һәм 55 еллыгы уңаеннан ике тапкыр шул ук Кызыл мәйданда кабаттан парад сафына баса.

    Көннең салкын булуына карамастан, геройның туган авылына туганнары, якташлары, кайттылар, яңаибрайлылар, мәктәп укучылары катнашында тантаналы митинг узды. Аны Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров ачты.

    - Безнең авылдан бик күп бөек шәхесләр чыкты. Авыл мәктәбе философия фәннәре докторы, якташыбыз Мансур Абдрахманов исемен йөртә. Якташыбыз Алмас Әдһәмовның дәһшәтле сугыш юлы үтеп, 1945 елда Кызыл мәйданда узган парадта катнашуы белән без чиксез горурланабыз. Аннан соң ул гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлады, лейтенант-пехотачыдан генерал-майор званиесенә кадәр күтәрелде, - дип билгеләп үтте Фәһим Хәммәт улы.

    Туган якны өйрәнүче Шәүкәт Кәбиров Чәтрән (авылның элеккеге исеме) авылы тарихы турында бәян итте. Кече ватаннарын гына түгел, районны да еракларга таныткан егетләр һәм кызлар тәрбияләп үстергән авылның ничек оешуы һәм аның ныгая баруы турындагы чыгышны тыңлау барысы өчен дә кызыклы булды. Ул яңаибрайлыларга Алмас Әдһәмов турында да сөйләде.

    - Бүген безнең район өчен зур билгеләнешкә ия һәм истәлекле көн - без легендар якташыбыз Алмас Әдһәмов турындагы истәлекне таш һәйкәлдә мәңгеләштерәбез. Кече ватан үзенең геройларын онытмый! Мин, һичшиксез, Алмас Мәхмүт улы белән элемтәгә керәчәкмен, аны бүгенге истәлекле вакыйга белән котлаячакмын, Җиңү алып килгәне өчен рәхмәт әйтеп, күп милләтле Аксубай төбәгеннән сәламнәр җиткерәчәкмен, - дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов.

    Отставкадагы генерал-майор, ГСВГ төбәк ветераннар союзы рәисе, ТР буенча үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов яшь буынның кече ватаннарының патриотлары булып үсүләрен теләде, Алмас Әдһәмов кебек каһарманнар белән горурланырга һәм аларга тиңләшергә чакырды.

    Һәйкәлне ачу хокукы район башлыгы Камил Гилмановка, генерал Әдһәмовның бертуганының кызы Роза Әдһәмовага һәм иганәче Сәгыйт Вәлиуллинга бирелде.

    Бюст авторы - Татарстанның атказанган скульпторы, бик күп атаклы шәхесләрнең бюстларын ясаган Мәхмүт Гасимов. Батырның исемен мәңгеләштерү эшендә якташлары Фәһим Кәбиров, Сәгыйт Вәлиуллин, Сәлих Габдуллин, Равил Әминов, Роза Әдһәмова һәм Шәүкәт Кәбиров иганәче булдылар.


    Алмас Әдһәмов Яңа Ибрай авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Башта яңа Ибрай мәктәбендә, аннары Аксубай урта мәктәбендә белем ала. Чистай педагогика рабфагына, аннары Урал индустрия институтына укырга керә. Ләкин хәрби училищега күчәргә теләк белдерә, анда курсантлар тулысынча дәүләт карамагында була. 1941 елның августында Алмас укыган курс Свердловск хәрби пехота училищесын тәмамлый. Һәм яшь лейтенант-пехотачы Әдһәмовны яңа тупланган 357 укчылар дивизиясенә билгелиләр, 1941 елның декабрендә ул Калинин янындагы бәрелешләрдә беренче сугыш чирканчыгы ала. Аннары Калинин фронты составында Ржев, Сычевка өчен канкойгыч сугышлар була. Алмас Әдһәмов взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары вазифаларында сугыша. 1942 елның февралендә яшь офицер яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң кабаттан Калинин фронтына кайта, 1944 елдан Балтыйк буе фронты составында көрәшә. Сугыш барышында ул бер генә тапкыр яраланмый, Алмас Мәхмүт улы Бөек Ватан сугышын капитан званиесендә тәмамлый, Кызыл Йолдыз ордены, "Хәрби батырлыклар өчен" медале белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң МВОның 2 нче Гвардия Таманск дивизиясе составында батальон командиры булып хезмәт итә. Аннары Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби Академиядә белем ала, шул ук вакытта Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә "Выстрел" курсларында хәрби фәннәрне укыта. 1961 елдан 1966 елгача мотоукчылар полкы командиры вазифасында Германия Демократик Республикасында Совет Гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Отставкага киткәнче 1987 елга кадәр СССР Оборона министрлыгының Үзәк аппаратында төрле вазифаларда эшли. Шул елларда аңа генерал-майор званиесе бирелә.


    Яңа Ибрай мәктәбе укучылары геройга багышланган әдәби композиция белән чыгыш ясадылар. Кунакларны генерал-майор Алмас Әдһәмов турында сөйләүче экспозицияләр урнашкан мәктәп музеена чакырдылар. Монда генерал-майорның хәрби киемнәре, автобиографиясе һәм якташлары - яңаибрайлыларга Мөрәҗәгате урын алган. Кунакларга презентация дә әзерләгәннәр һәм якташ-герой турында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан телевидениесе төшергән фильм да тәкъдим ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: