Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гаилә мәсьәләләре буенча

    Гаилә китапханәсе тәрбиягә бала алган әниләрнең "Якын кешеләр" клубы өчен чираттагы тапкыр очрашу урынына әверелде. Кунакларны китапханә хезмәткәрләре җылы каршы алдылар һәм алар белән бик тә кызыклы, бай эчтәлекле программа үткәрделәр. Шуннан соң кунаклар күтәренке кәеф белән җитди, мөһим мәсьәләләрне карауга керештеләр. Очрашу җылы мохиттә узды. Күпләр берләшмә утырышында беренче...

    Гаилә китапханәсе тәрбиягә бала алган әниләрнең "Якын кешеләр" клубы өчен чираттагы тапкыр очрашу урынына әверелде.

    Кунакларны китапханә хезмәткәрләре җылы каршы алдылар һәм алар белән бик тә кызыклы, бай эчтәлекле программа үткәрделәр. Шуннан соң кунаклар күтәренке кәеф белән җитди, мөһим мәсьәләләрне карауга керештеләр. Очрашу җылы мохиттә узды. Күпләр берләшмә утырышында беренче тапкыр гына катнаштылар һәм мондый очрашуларның ни дәрәҗәдә файдалы булуына инандылар, чөнки кайбер гаиләләр өчен актуаль һәм проблемалы булган мәсьәләләр уртага салып тикшерелде. Ә балаларга тәрбия бирү өлкәсе белгечләренең киңәшләре, тәкъдимнәре бәя биреп бетергесез. Очрашуга тәрбиягә бала алган гаиләләрне күзәтү астында тоту хезмәте педагог-психологы Гүзәл Әглиуллина да чакырулы иде. Ул тәрбиягә бала алган әниләрнең күбесенә катлаулы гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итте. - Әниләрнең "түгәрәк өстәл" артында сөйләшеп аралашуы күпкә файдалырак, - дип сөйли тәрбиягә бала алган аналар клубы җитәкчесе Татьяна Максимова. - Бу ата- аналар өчен үзенә бер төрле өйрәнү дәресләре, психологик тренинг. Тагын шунысы әһәмиятле, мондый чаралар гаиләне берләштерә, ә бердәм гаилә - ныклы була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: