Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эстафета иң яхшыларның исемнәрен атады

    "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" проекты кысаларындагы III җирлекара эстафета зур концерт белән тәмамланды. Эстафета Аксубай районының хезмәт ветераннарына, уңган авыл хезмәтчәннәренә дан җырлауга багышланды. Иҗат хисаплары ике ай ярым дәвам итте. Сәхнәдә бистә һәм 20 авыл җирлеге, район советы һәм башкарма комитет, район үзәге учреждениеләре һәм оешмалары,...

    "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" проекты кысаларындагы III җирлекара эстафета зур концерт белән тәмамланды.

    Эстафета Аксубай районының хезмәт ветераннарына, уңган авыл хезмәтчәннәренә дан җырлауга багышланды. Иҗат хисаплары ике ай ярым дәвам итте. Сәхнәдә бистә һәм 20 авыл җирлеге, район советы һәм башкарма комитет, район үзәге учреждениеләре һәм оешмалары, өлкән яшь вәкилләре - сугыш һәм хезмәт ветераннарының җирле иҗтимаги оешмасы да чыгыш ясады хәтта. Эстафета район советы, башкарма комитет һәм аның ведомствосында булган оешмаларның якты чыгышы белән төгәлләнде.

    - 2000 нән артык үзешчән артист катнашындагы 30 концертта туган җиргә мәдхия җырланды. Җиде меңнән артык тамашачы авыл клублары, авыл мәдәният йортлары һәм район Мәдәният йорты сәхнәләрендә проектның гамәлгә ашуын күрделәр, - дип концерт алдыннан фикерләре белән бүлеште проект авторы, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева. - Без авыл кешеләрен туган төбәкнең тарихи үткәне һәм хәзергесенә, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә җәлеп итәргә тырыштык. Иҗат номерлары видео-слайдлар белән үрелеп барды - анда авыл аксакаллары, авыл хезмәтчәннәре һәм һөнәр осталары искә алынды.

    Мәртәбәле жюри 700дән артык чыгышны карады, шулар арасыннан сайлап алынган иң яхшы номерлар өч көн дәвамында барган концертка чак-чак сыйды, ә соңгы концерт дүрт сәгатькә сузылды. Моны сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Медицина хезмәткәрләренең мода күрсәтүе, башкарма комитет кызларының көнчыгыш биюе, мәдәният, муниципаллар һәм социаль тармак хезмәткәрләре куйган сценкалар... Алар иң яхшы чыгыш ясаучылар исемлегенә керү, номерларны ялкынлы һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп тамашачыга җиткерү өчен җитди әзерләнгәннәр. Арабызда зур талантка ия кешеләрнең булуына хәйран калырлык, аксубайлылар медикларның танго һәм район ветераннар советы тәкъдим иткән биюләр кебек аерым чыгышларны киләсе сезонга кадәр онытмаслар. Барысын да атап үтәр өчен гәзит бите генә җитми. Проект кураторлары Ирина Сәлахова, Наталья Егорова, Надежда Мишина зур эш башкардылар.

    - Кунакчыл Аксубай җире хезмәт сөючән хезмәтчәннәре, күренекле якташлары, саф сулы чишмәләре һәм мул уңышлы басу-кырлары белән дан тота. Боларның барысы да авыл клублары сәхнәләрендә һәм районның төп сәхнәсендә чагылды. Иҗат отчетлары талантларның яңа исемнәрен атады. Шуның белән бергә, район кешеләрен, хезмәт коллективларын бергә туплап, безнең район халкының ни дәрәҗәдә дус булуын, туган төбәген яратуын, Аксубай җире белән горурлануын күрсәтте, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

    Районның беренче затларының концертларда катнашулары проект дәрәҗәсен тагын да күтәрде - сәхнәдә район башлыгы да, башкарма комитет җитәкчеләре дә, авыл җирлекләре башлыклары да чыгыш ясадылар. Ә гала-концертка Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм ТР Мәдәният министрлыгының муниципаль районнар белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Габдуллина да килде. Иҗат отчетларының ифрат уңышлы килеп чыгуы, мәдәният хезмәткәрләренең кәефе кебек, турыдан-туры Шамил Яһудин белән бәйле, дип аерым ассызыклап үтте район башлыгы. Депутат мәдәният учреждениеләренең күпчелеген ремонтлауда ярдәм итте, сәхнә костюмнарын сатып алуда да аның булышлыгы зур булды. Зал көчле алкышларга күмелде.

    - Халык иҗаты бәйрәмендә булу мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт. Соңгы елларда республикада мәдәният учреждениеләре өчен күп эшләнә. Атап әйткәндә, авыл клубларын төзү программасы буенча 226 клуб сафка басты, шул исәптән сезнең районда да. Сезнең бурыч - бу клубларны тутыру, аларга сулыш өрү, сәнгатьне килгән артистлар белән генә түгел, ә чын халык талантлары белән дә үстерү, ә бу сездә бик тә уңышлы килеп чыга, - дип билгеләп үтте Гүзәл Габдуллина.

    Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан бүләкләр тапшыру кичәнең иң тантаналы мизгеленә әверелде. Район Мәдәният йорты директоры Ольга Копаневага, Балалар сәнгать мәктәбенең вокал классы буенча педагогы Зәйнәп Сәлиховага, "Беляев йолдызлары" Р.Беляев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр академия вокалы республика бәйгесе авторы һәм оештыручысы Наилә Мартыновага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" күкрәк билгеләре тапшырылды. Урмандеево авыл мәдәният йорты методисты Эдуард Ильин, район Мәдәният йорты режиссеры Светлана Убейкина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Мәдәниятне үстерүгә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә өлеш керткәннәре, намуслы хезмәтләре өчен проектның жюри әгъзалары - ветераннар советы рәисе Галина Бобкова, халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, А.С. Макаренко исемендәге орден кавалеры Валентина Селезнева, ЭЭМ ветераны Шамил Сәхабетдинов ТР мәдәният министры исеменнән Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. Проект кураторларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Иҗат хисапларына йомгак ясау гала-концертның дулкынландыргыч мизгеле булды. "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" проекты кысаларында үткән III җирлекара эстафетада авыл җирлекләре арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Иске Ильдеряк авыл җирлегенә - беренче, Иске Тимошкино авыл җирлегенә икенче урын бирелде, өченче урынны Урмандеево һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләре үзара бүлеште. Оешмалар арасында беренче урында - район советы һәм башкарма комитет, икенчедә - Аксубай үзәк район хастаханәсе, өченчедә - район ветераннар советы. Җиңүчеләр район башлыгыннан - 50000, 30000 һәм 10000 сумлык сертификатлар алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: