Аксубаево
  • Рус Тат
  • "Балкыш" сәләтләрне берләштерә

    Алексеевск районында "Балкыш" бәйгесе ветераннарының үзешчән артистлары арасында IV Республика фестиваленең зона туры узды. Смотр-бәйгедә республиканың Кама аръягы зонасыннан өлкән кешеләрнең иң сәләтлеләре катнашты. Шул исәптән, Аксубай районыннан да. - Ел саен "Балкыш" безнең арада никадәр сәләтле кешеләр яшәвен дәлилли, - дип сөйли районның ветераннар советы җитәкчесе Галина Бобкова. -...

    Алексеевск районында "Балкыш" бәйгесе ветераннарының үзешчән артистлары арасында IV Республика фестиваленең зона туры узды.

    Смотр-бәйгедә республиканың Кама аръягы зонасыннан өлкән кешеләрнең иң сәләтлеләре катнашты. Шул исәптән, Аксубай районыннан да.

    - Ел саен "Балкыш" безнең арада никадәр сәләтле кешеләр яшәвен дәлилли, - дип сөйли районның ветераннар советы җитәкчесе Галина Бобкова. - Тамашачыларны кызыксындырып театраль сәләтләрен күрсәттеләр. Һәм дүртенче төбәк фестивалендә чыгышлар бик яхшы үтте. Алексеевск тамашачылары Евгений Копаневны җылы каршы алдылар. автор башкаруындагы "Кыр чәчәкләре" җыр тамашачылар күңеленә аеруча ошады. Мәүлидә Сәфиуллина һәм Леонид Воркуновны татар һәм чуаш җырларын башкарулары өчен халык көчле алкышларга күмде. Сәхнә осталары Нина Волкова, Лидия Нураева, "Калина" фольклор ансамбле чыгышлары тынмас алкышларга күмелде. Наилә Крайнова баянда уйнавы белән тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да күңелен яулады. Составында Галина һәм Геннадий Бобковлар, Геннадий Якимов, Александр Евграфов, Минәхмәт Рәхмәтуллин, Валентина Иштутова, Татьяна Попова, Нина Волкова булган бию коллективы чыгышы бик матур булды. Валентина Гурьянова куйган кадриль биюен тамашачылар шаккатып карадылар. Ярты сәгатьлек чыгышларында Аксубай артистлары үзләрен төрле жанрларда күрсәттеләр - автор җырларыннан алып, шигырьләрне иҗади укуга кадәр. "Златоцвет" ансамбле программага нокта куйды.

    Безнең район вәкилләренең һәр чыгышы тәэсирле, тирән мәгънәле, эчкерсез булды. Шулай дип бәяләде аксубайлылар чыгышын республиканың ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштиряков. Ул күп чыгышларда Евгений Копаневның катнашуын да билгеләп үтте.

    - Евгений Петрович Идел буйлап круиз вакытында барлык чараларны да оештыручы булды, - дип ассызыклады республиканың ветераннар оешмасы җитәкчесе. - Аның янында һәрвакыт кешеләр җыелып торды, чөнки ул башлап җибәрүче дә, халыкны күңел ачарга чакыручы да иде.

    Ә үзешчән артистлар фестивальдән тәэсирләр һәм яңа иҗади фикерләр алып кайттылар.

    Фото: kdc-chistopol.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: