Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар "Әкият" сәхнәсендә

    Мюдтан Вәлиевләр гаиләсе "Әкият" курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Мондый хокукка алар "Әкиятләрдә тынычлык һәм татулыкка ышаныч яши" муниципаль бәйгедә лаек булдылар. Исегезгә төшерәбез, бу бәйге террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында үтте. Анда 25 гаилә командасы катнашты. Алар дөнья халыклары әкиятләрен күрсәттеләр. Вәлиевләр "Куянкайның өе" рус халык әкиятен тәкъдим...

    Мюдтан Вәлиевләр гаиләсе "Әкият" курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясады.

    Мондый хокукка алар "Әкиятләрдә тынычлык һәм татулыкка ышаныч яши" муниципаль бәйгедә лаек булдылар. Исегезгә төшерәбез, бу бәйге террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында үтте. Анда 25 гаилә командасы катнашты. Алар дөнья халыклары әкиятләрен күрсәттеләр. Вәлиевләр "Куянкайның өе" рус халык әкиятен тәкъдим иттеләр.

    "Әкият" театрында муниципаль этап җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Вәлиевләргә дүрт гаилә белән берлектә сәхнәдә чыгыш ясау хокукы елмайды. Аларның чыгышы нәтиҗәле булды, жюри һәм тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, экскурсия оештырылды.

    Вәлиевләр бу турыда "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" акциясе кысаларында балалар китапханәсендә үткәрелгән очрашуда сөйләделәр. Әлеге чарага шулай ук террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм 3 нче мәктәп укучылары чакырылды. Балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова кереш сүз белән чыгыш ясады.

    - Безнең арада руслар, татарлар, чуашлар бар. Без бердәм һәм тату яшибез. Димәк, дөньяда татулыктан да кыйммәтрәк нәрсә юк, - дип ассызыклады ул.

    Аннан соң Вәлиевләр театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Гаилә башлыгы Нурфәиз Нуриҗан улы - бүре, Зөлфия Зиннур кызы - алданган куян, бертуганнарының кызлары Ләйлә - хәйләкәр төлке, кече уллары Зариф - эт, өлкәне Назыйм - коткаручы әтәч ролендә чыгыш ясадылар. Сүз уңаеннан, Назыйм - узган ел "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" бәйгесендә җиңү яулаган иде. Тамашачылар арасында "Иң мобильле китап укучы" - Анатолий Мельников та бар иде. Алар республика башкаласында алган тәэсирләр белән уртаклаштылар. Чарага килгән балалар әкиятне игътибар белән карадылар, чыгыш ясаучыларны дикъкать белән тыңладылар. Алар тамашадан онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм бу хакта, һичшиксез, әти-әниләренә дә сөйләгәннәрдер. Ә мондый мөмкинлекләрне аларга мәдәни бәйгеләр ача.

    Соңыннан барысы бергәләп Татарстанның халыклар дуслыгы гимнын башкардылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: