Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда – пасха тантаналары

    Бу атнада православие динен тотучылар үзләренең иң олы бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үттеләр. Районның барлык православие йортларында да төп тантана төнге гыйбадәттән башланды. Аксубай үзәк чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте шатлыклы мохиттә, күтәренке кәеф белән үтте. Пасха төнендә биредә ике йөздән артык кеше җыелды. Алар арасында җирле халык кына түгел, якын-тирә...

    Бу атнада православие динен тотучылар үзләренең иң олы бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үттеләр.

    Районның барлык православие йортларында да төп тантана төнге гыйбадәттән башланды.

    Аксубай үзәк чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте шатлыклы мохиттә, күтәренке кәеф белән үтте. Пасха төнендә биредә ике йөздән артык кеше җыелды. Алар арасында җирле халык кына түгел, якын-тирә авыллардан килүчеләр дә, шәһәрдән кунакка кайтучылар да бар иде. Алар бәйрәм төнен үзләренең кече ватаннарында үткәрер өчен кайтканнар. Төнге гыйбадәт чарасына гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде, яшьләр дә күп катнашты. Халык чиркәүгә сыймады, күпләр гыйбадәтне кулларына шәмнәр тоткан килеш чиркәү территориясендә тыңладылар. Һәм барлык җыелучылар да чиркәү тирәли әйләнделәр. Бу аерым дулкынландыргыч, кеше күп катнаша торган тантана. Кешеләр кулларына тоткан шәмнәрнең утын сүндермичә акрын гына атладылар.

    Христианнар бер-берсен тәбрикләделәр. Чиркәүдә Пасха уңаеннан гыйбадәт кылу гамәле таң атканчыга кадәр дәвам итте. Чиркәү башлыгы Александр Качаев дин тотучыларга пасха йомыркалары өләште.

    Дүшәмбедән башлап Аксубай православие чиркәвендә яктылык уты яна, ул безгә Иерусалимнан кадәр килеп җиткән. Православие динен тоткан һәр кеше утны өенә алып кайтып, лампадасын кабыза ала.

    Пасха - кешеләргә шатлык-сөенечләр өләшкән бәйрәм. Күркәм йола буларак авылларда бала-чагалар иртән иртүк ишеккә шакып, хуҗаларны бәйрәм белән тәбриклиләр һәм җавап итеп пасха йомыркасы, тәм-томнар алалар. Пасха атнасында, 23 апрель - якшәмбе гыйбадәтеннән соң чиркәүдә традицион "Кызыл таучык" уены башлана, анда пасха йомыркаларын тәгәрәтеп, призлар уйнатыла. Чарага балалар да, өлкәннәр дә чакырыла.

    - Ихлас тәбрикләүләре өчен район мөселманнарына зур рәхмәт әйтәсе килә, - ди Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев. - Ислам динен тотучылар безнең православие бәйрәменә һәрвакыт аңлап һәм хөрмәт белән якын киләләр, бәйрәм чараларын хуплыйлар. Мондый гамәлләр бердәмлек, игелек, изгелек, бер-береңә карата туганнарча мөнәсәбәт турында сөйли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: