Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ачык һава астында Кинозал

    Россия киносы елына багышланган "Кино төне" ациясе Аксубайда беренче тапкыр үтте. Яшьләр үзәге янәшәсендәге спорт мәйданчыгында зур экран урнаштырылды, бирегә йөзләгән кеше җыелды. Тамашачылар яшел чирәмнән урын алдылар - кемнәрдер чирәм өстенә, кемнәрдер өйләреннән махсус алып килгән җәймәләр өстенә утырды. - Россия киносы - ул бай тарихлы һәм талантлы актерлар,...

    Россия киносы елына багышланган "Кино төне" ациясе Аксубайда беренче тапкыр үтте.

    Яшьләр үзәге янәшәсендәге спорт мәйданчыгында зур экран урнаштырылды, бирегә йөзләгән кеше җыелды. Тамашачылар яшел чирәмнән урын алдылар - кемнәрдер чирәм өстенә, кемнәрдер өйләреннән махсус алып килгән җәймәләр өстенә утырды.

    - Россия киносы - ул бай тарихлы һәм талантлы актерлар, кинематографлар плеядасы, - дип билгеләп үтте, аксубайлыларга мөрәҗәгать итеп, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Аларның уйнавына сокланып туя алмыйсың, алар зур эмоцияләр, хис-тойгылар уята, бер кемне дә битараф калдырмый.

    Аксубайлылар бу көнне дә ниндидер үзгәлек көттеләр һәм ялгышмадылар. "Кино төне" эңгер-меңгердә үк башланды, алып баручы, әлеге чара авторы һәм аның ярдәмчесе Наталья Егорова белән Александр Панюков "киновикторина" ярдәмендә талантлы кинорежиссерлар Леонид Гайдай, Никита Михалков, Эльдар Рязанов турында тамашачыларның исләренә төшерделәр. Кино экранында бер-бер артлы миллионлаган россиялеләрнең яраткан кинофильмнары күренеп алды. Шунысы гаҗәп, хәзерге буын яшьләре легендар совет кинокартиналарын беләләр һәм алардан канатлы гыйбарәләрне дә китерәләр. Тамашачылар Россия кинотасмасы көйләренә рәхәтләнеп биеделәр.

    Режиссер Георгий Шенгельнең "Чиста җиңү"- гади авыл гаиләсеннән булган, бары тик әнисе генә тәрбияләп үстергән, шөгылен әнисе өнәмәсә дә, спортны ташламаган, бары тик тренерының аның өстендә нык торуы һәм сеңлесенең аңа зур ышаныч баглавы аркасында уңышка ирешкән көрәшче-самбочы Константин Кретов турындагы фильмын экраннан күрсәтү чарага нокта куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: