Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Районны лаеклы тәкъдим иттеләр

Районның белем бирү учреждениеләре Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар һәм хәтта бүләкләр дә алдылар. Ярминкә "Казан" Агросәнәгать паркында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, әлеге ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын яхшырту, республика яшьләре арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру, халыкны сыйфатлы азыклар белән тәэмин итү максатларында уздырылды. Безнең районны мәгариф бүлеге һәм Аксубай универсаль...

Районның белем бирү учреждениеләре Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар һәм хәтта бүләкләр дә алдылар.

Ярминкә "Казан" Агросәнәгать паркында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, әлеге ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын яхшырту, республика яшьләре арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру, халыкны сыйфатлы азыклар белән тәэмин итү максатларында уздырылды. Безнең районны мәгариф бүлеге һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумы тәкьдим итте. Техникум коллективы авыл хуҗалыгы продукциясе, камыр ризыклары һәм ярмалар сатты. Шулай ук производствога өйрәтү мастеры Андрей Бикмуллинның кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе оештырды. Ярминкәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, премьер-министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та булды. Ярминкә нәтиҗәләре буенча Аксубай универсаль технологияләр техникумы "Алып килгән продукциянең иң яхшы ассортименты" өчен диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев