Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мөселманнарның бөек бәйрәме

Дүшәмбе көнне районның барлык мәчетләрендә дә мөселманнар ислам динендәге иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга кадәр район үзәге мәчетенең гыйбадәт кылу залы халык белән тулды. Ә бәйрәм намазын укыр өчен мөселманнар баскыч мәйданчыгыннан да, беренче каттан да урын алдылар. Көньяк төбәге казые, районның имам мөхтәсибе...

Дүшәмбе көнне районның барлык мәчетләрендә дә мөселманнар ислам динендәге иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Иртәнге намазга кадәр район үзәге мәчетенең гыйбадәт кылу залы халык белән тулды. Ә бәйрәм намазын укыр өчен мөселманнар баскыч мәйданчыгыннан да, беренче каттан да урын алдылар.

Көньяк төбәге казые, районның имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров ике намаз арасында, ислам диненең бөеклеге, башка диннәр белән үзара хезмәттәшлеге, мөселманнарның башка милләт һәм конфессияләр белән дустанә мөнәсәбәтен билгеләп үтеп, бик үтемле вәгазь сөйләде. Шулай ук Корбан гаете тарихына да тукталды.

Равил хәзрәт вәгазьдән соң җыелучыларга һәм бу көнне гает бәйрәменә килә алмаган кешеләргә район мәчетләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. Шуларның иң соңгыларының берсе - ул гыйбадәт йортына даими йөрүчеләр һәм кунаклар өчен уңайлылык тудырып, мәчет каршындагы мәйданга асфальт түшәү. Равил хәзрәт шулай ук мөхтәсибәтнең район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге хакимият белән тыгыз хезмәттәшлеге һәм үзара аңлаешлы мөнәсәбәтен билгеләп үтте.

Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларны әлеге якты бәйрәм белән котлап, мөселманнарга тынычлык, изгелек, сәламәтлек теләде, районда социаль объектларның даими ачылып торуын, юллар салынуын, урып-җыю эшләренең уңышлы гына төгәлләнүен билгеләп үтте.

Бәйрәм вәгазеннән соң мөселманнар гает намазы укыдылар. Аннан соң бәйрәмнең төп йоласы - корбан чалуга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев