Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай-Димитровград дуслыгы

Ял көннәрендә Аксубай делегациясе Димитровград Сабан туенда катнашты. Димитровградлылар ун елдан артык инде әлеге күңелле сабан бәйрәмен аксубайлылар белән бергә уздыралар. Бу еллар эчендә икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә ике арада тыгыз элемтәләр урнашты. Очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар, уртак семинарлар һәм башка бик күп чаралар ел әйләнәсе үтә дияргә була. Әйе, Димитровградның...

Ял көннәрендә Аксубай делегациясе Димитровград Сабан туенда катнашты.

Димитровградлылар ун елдан артык инде әлеге күңелле сабан бәйрәмен аксубайлылар белән бергә уздыралар. Бу еллар эчендә икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә ике арада тыгыз элемтәләр урнашты. Очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар, уртак семинарлар һәм башка бик күп чаралар ел әйләнәсе үтә дияргә була. Әйе, Димитровградның Сабан туе мәйданы да елдан-ел киңәя, үзгә төс ала бара, кунаклар да күпләп җыела.

Бәйрәм рәсми төстә ачылганчыга кадәр район башлыгы Камил Гилманов җитәкләгән Аксубай делегациясе вәкилләре шәһәр, Ульян өлкәсе җитәкчеләре, депутатлар һәм Татар диаспоры вәкилләре белән очраштылар.

Мөхтәрәм кунаклар бәйрәмне рәсми төстә ачу өчен сәхнәгә чакырылгач, кунакларның барысына да безнең район исеменнән милли баш киемнәре - түбәтәйләр бүләк ителде.

Бәйрәмне Ульян өлкәсе губернаторы вәкиле Николай Горшенин ачты. Ул аксубайлыларга һәм Сабан туен оештыручыларга рәхмәт әйтте, Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның Сабан туе бәйрәме уңаеннан котлавын укыды.

- Барысы да яратып өлгергән Сабан туе бәйрәмен без күп еллардан бирле оештырып киләбез, - диде Николай Горшенин. - Ул елдан-ел күркәмрәк һәм күңеллерәк була бара. Һәм монда безнең партнерларыбыз - аксубайлыларның да өлеше күп.

Николай Горшенин төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга өлеш керткәне өчен Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилмановка Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Шулай ук Димитровград шәһәре башлыгы Алексей Кошаев та барлык җыелучыларны Сабан туе бәйрәме белән котлады.

Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы һәм аксубайлылар исеменнән Сабан туе белән кайнар котлады.

- Хөрмәтле димитровградлылар, озак еллар дәвамында сакланып килгән үзара хезмәттәшлек, җылы мөнәсәбәт, монда булсынмы, Аксубай җирендәме, Сабан туен бәйрәм итү белән генә чикләнеп калмый, - диде Камил Камал улы. - Без үзебезнең элемтәләрне барлык тармакларда да җәелдердек. Без сезнең уңышларыгызга куанабыз, шәһәр матурая бара, районда менә дигән кырлар, димәк - мул уңышка нигез бар. Сез ата-бабалардан калган йолаларны үтисез, бу сезне тагын да күркәмрәк итә. Сезнең җитәкчеләрегез дә булдыклылар. Без Николай Горшенин белән озак еллар эшләдек, хәзер исә Алексей Кошаевка да уңышлар телибез.

Камил Гилманов Димитровград халкына һәм кунакларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның милли Сабан туе уңаеннан котлавын ирештерде.

Район башлыгы дуслык билгесе итеп Сабан туе мәйданы хуҗаларына бүләкләр тапшырды.

Рәсми өлештән соң бәйрәмнең күңел ачу өлеше башланды. Безнең артистлар сәхнәдә мактаулы урын алдылар. Мәдәният бүлеге, Балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы бу юлы да беркемне дә битараф калдырмады. Аларны сәхнәгә берничә кабат чакырып чыгардылар.

Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" иҗтимаги хәрәкәте вәкилләре мәйданда күргәзмәләр, мастер-класслар, милли уеннар оештырдылар.

Егермедән артык Аксубай спортчысы мәйданда үткәрелгән төрле ярышларда катнаштылар. Милли көрәш, һәрвакыттагыча, Сабан туеның йөзек кашы булды. Бирегә Ульян, Самара, Татарстан Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыелды. Шуңа да карамастан, безнең көрәшчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шулай итеп, Хәким Кадыйров 40 килограммлы авырлык үлчәмендә беренче урынны алды. 50 килограммлы авырлык категориясендә беренче- икенче урыннарны Айнур Төхвәтуллин һәм Радик Мостафин яуладылар.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр хуҗалар һәм Аксубай делегациясеннән призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев