Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КОТЛАУЛАР

Путин православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады

Путин Рус Православие чиркәвенең һәм башка христиан конфессияләренең кешеләр арасында татулыкны һәм иминлекне саклаудагы, динара һәм милләтара диалогны үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.

Президент Владимир Путин православие христианнарын һәм барлык Россия халкын Пасха бәйрәме белән котлады. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.

«Тормыш, игелек һәм гаделлек тантанасын гәүдәләндерә торган Пасха бәйрәме бик зур әхлакый мәгънәгә ия. Ул ышаныч, өмет, якыннарыбызга ярдәм итәргә омтылыш уята», — дип Президент сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.

Путин Рус Православие чиркәвенең һәм башка христиан конфессияләренең кешеләр арасында татулыкны һәм иминлекне саклаудагы, динара һәм милләтара диалогны үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.

«Чиркәү җәмгыятьтә югары идеалларны һәм гаилә традицияләрен армый-талмый алга сөрә, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү турында кайгырта, социаль проблемаларны хәл итү өчен күп эш башкара», — дип өстәде дәүләт башлыгы.

Источник:tatar-inform

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев