Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КОТЛАУЛАР

Камил Гилманов: "Аксубай полиция хезмәткәрләренең хезмәте алга таба да иң югары һөнәри стантдартларга туры килер дип ышанам"

Камил Гилманов Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен, милиция хезмәте ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.

Погонлы кешеләргә!

ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен, милиция хезмәте ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясенең Эчке эшләр хезмәткәре көне белән котлыйм! Бу көнне без гомерләрен җинаятьчелек белән көрәшкә багышлаган батыр һәм кыю кешеләрне хөрмәтлибез. Һәр кешенең иминлеге полиция хезмәткәрләренең намуслы хезмәтенә бәйле.

Мондый ышаныч – гражданлык аңы һәм үз илеңә, закон көченә һәм дәүләтнең халык мәнфәгатьләрен яклау сәләте формалаштыру өчен нигез булып тора. Аксубай полиция хезмәткәрләренең хезмәте алга таба да иң югары һөнәри стантдартларга туры килер дип ышанам. Ә безнең район анда яшәүче кешеләр һәм кунаклар өчен иң тыныч һәм куркынычсыз булып калачак.

Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим!

 

Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев