Аксубаево

Аксубаевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурс "Спасибо деду за Победу"

Матур сүзләр юлдаш булыгыз

Сүзләр барлыйм бүген мин иртәдән, Калын-калын томнар актарам. Иң куркыныч, иң әшәке сүзне, Иң матурын сайлап утырам. Менә берсен таптым, кара шәүлә Урап куйган сыман өстенә. Мәкерлеге, явызлыгы белән "Дошман" сүзе чыга өстәлгә. Аңа тагылып, кан исенә чумып, Михнәт, хәсрәт, үлем тырнаклы; Елау, әрнү, сагыш тәме белән "Сугыш" сүзе оча...

Сүзләр барлыйм бүген мин иртәдән,

Калын-калын томнар актарам.

Иң куркыныч, иң әшәке сүзне,

Иң матурын сайлап утырам.

Менә берсен таптым, кара шәүлә

Урап куйган сыман өстенә.

Мәкерлеге, явызлыгы белән

"Дошман" сүзе чыга өстәлгә.

Аңа тагылып, кан исенә чумып,

Михнәт, хәсрәт, үлем тырнаклы;

Елау, әрнү, сагыш тәме белән

"Сугыш" сүзе оча канатлы.

Курку басты мине, сүзен күрдем:

Әшәкесен... "дошман" икән ул.

Иң куркыныч сүзе - "сугыш" икән,

74 ел элек килгән ул.

Эзлим тизрәк иң матурын сүзнең,

2Vtzqwzu3gQ

Җанга рәхәт, шатлык биргәнен.

Курку, борчуларны таратырлык,

Күңелгә көч, куәт биргәнен.

Таптым! Шатлык-елмаюлар белән

"Җиңү" сүзе балкый!

Якты йолдыз булып ул инде

70 нче язын каршылый.

Җиңү ялгыз түгел, ялгыз йөрмәс,

Өч тугры дусты янында:

Бәхет, ирек һәм дә тынычлыкны

Якын итә бит ул тагын да.

Матур сүзләр, бары матур эшләр

Һәрчак безгә юлдаш булыгыз.

Сезнең фатихада, сезнең янда

Яхшы гамәл генә кыларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев