Газизләрем, сезгә мең рәхмәт!
Без тыныч, матур тормышта Бәхет белән туган балалар. Бүләк итте безгә хөр ирекне- Намуслы көрәшеп бабайлар. Күпме михнәт, күпме хәсрәт белән Үлем тырнакларын каерып, Канлы- яшьле елгаларны кичкән Кырытырга дошман тамырын. Бирелмәгән бабай, сатылмаган, Чигенмәгән, алга атлаган. Туган илен, газиз сөйгән халкын, Кадерлесен шулай саклаган. Авыр тормыш йөген , ил...
Без тыныч, матур тормышта
Бәхет белән туган балалар.
Бүләк итте безгә хөр ирекне-
Намуслы көрәшеп бабайлар.
Күпме михнәт, күпме хәсрәт белән
Үлем тырнакларын каерып,
Канлы- яшьле елгаларны кичкән
Кырытырга дошман тамырын.
Бирелмәгән бабай, сатылмаган,
Чигенмәгән, алга атлаган.
Туган илен, газиз сөйгән халкын,
Кадерлесен шулай саклаган.
Авыр тормыш йөген , ил арбасын,
Сабыр канатларга җигелеп,
Әбекәйләр тарткан, өмет белән,
Хыял хисләренә бирелеп.
Теләкләре инде чынга ашты:
Тормыш матур, дөнья түгәрәк.
Яшәешне бүләк иткән өчен ,
Газизләрем, сезгә мең рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев