Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Велоузыш белән искә алдылар

Аксубайлылар Бердәмлек көнен террорчылыкка каршы көрәшкә багышладылар.

Йөзләгән кеше – мәгариф бүлеге, район мәктәпләре хезмәткәрләре, укучылар,  2004 елда Төньяк Осетиядә булган коточкыч фаҗига  корбаннарын искә алу өчен Мәдәният йорты мәйданына җыелдылар.

Велоузышка старт бирелер алдыннан район җитәкчелеге, прокуратура вәкилләре һәм дин әһелләре катнашында хәтер митингы үтте. 

– Бесландагы фаҗига террорчылыкның чиге юклыгын дәлилләде. Мәктәптә Белем көнендә тантаналы линейкада катнашкан, менә-менә чираттагы яңа уку елы башлануын көткән укучылар, укытучылар, ата-аналар террорчылар корбанына әйләнделәр.

Бу афәт бөтен дөньяны тетрәндерде. Терракт нәтиҗәсендә 300дән артык кеше һәлак булды, аларның күпчелеге – балалар, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.

Район прокуроры Эдуард Хираҗев, район имам-мөхтәсибе урынбасары Илнур Сафиуллин, Аксубай чиркәве дин әһеле иеромонах Иоанн Бесландагы терракт корбаннары һәм экстремистик, террористик гамәлләрнең җәмгыятьтә кабатлануына юл куймау турында сөйләделәр.

Чыгыш ясаучылар, яшь буынны бер-берсенә, төрле конфессиядәге кешеләргә карата ихтирамлы булырга өндәп, нинди дин тотуларына, нинди милләттән, тәннәренең нинди төстә  булуына карамастан, барлык кешеләрнең дә дус һәм тату яшәргә тиешлеген ассызыкладылар.

Бесланда һәм  башка террорчылык гамәлләрендә гомерләре өзелгән барлык корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Велоузыш старт алды. Аның маршруты Романов-Совет-Октябрь урамнары буенча китеп, Спорткомплекста тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев