Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Уяв безнең бренд булачак

Районның төп мәйданында Уяв чуаш милли бәйрәме узды.

Ул күпсанлы аксубайлыларны һәм кунакларны, үзешчән артистларны һәм чуаш мәдәниятен яратучыларны үзенә җыйды. Бәйрәмдә татарларның да, русларның да катнашуы сөендерә, һәм бу тагын бер кат безнең районда халыкларның бер-берләренең йолаларын хөрмәт итеп дус-тату яшәүләрен дәлилли.
 

Гореф-гадәт мәдәнияте

Мәйданда интерактив мәйданчыклар киң җәелде. Үзәк китапханә китаплар күргәзмәсе әзерләде һәм тематик викториналар уздырды. Чуаш чигеше һәм көмеш бизәкләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чуаш халкы көнкүрешен күрсәткән зур мөсафирханә оештырылды. Монда бәйрәм кунакларын милли ризыклар һәм традицион сыра эчемлеге белән сыйладылар.

Гадәт буенча бәйрәм җиргә каен казыгын сугып кертү белән башланды, бу  изге эшнең башлануын билгели. Ә моның алдыннан Тәңрегә мул уңыш, гаилә бәхете сорап дога белән мөрәҗәгать иттеләр. Яңгыр чакыру йоласы да узды. Мәйданга яктылык һәм җылылык биргән Кояш һәм уңдырышлы Җир чыкты. Беренче тапкыр Уяв программасына гармунчылар парадын өстәделәр. Районның иң яхшы музыкантлары – чуашлар, татарлар һәм руслар милли көйләрне уйнатып мәйдан буйлап уздылар. Күп балалы гаиләләр үзәк баганага бизәк белән тукылган сурпан бәйләвечен бәйләделәр. Сурпан чуашларда ирдә булу, ныклы гаилә дигән төшенчәне үзендә йөртә.
 

Сыра фестивале һәм авыл җирлекләре парады

Авыл җирлекләре парады бәйрәмнең тагын бер яңалыгы булды. Һәр торак пункт үзенең үзенчәлеген һәм аерым рецепт белән кайнатылган – кемдер балда, кемдер бөтнек белән – сыра эчемлеген тәкъдим итте. Беловка авыл җирлеге парадны ачып җибәрде. Ул элек-электән хезмәт сөючән игенчеләре белән дан тотты. Шуңа күрә артистлар чәчү эшләре мизгелен тәкъдим иттеләр. Емелькинолылар кул эшләре белән дан тота. Чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр һәм чаршаулар тәкъдим иттеләр алар парадта.

Яңааксубайлылар арасында талантлы артистлар күп иде. Шул исәптән республика бәйгеләрендә һәм фестивальләрендә күп тапкыр җиңү яулаган “Шанчак“ вокал ансамбле дә. Ул парадта Яңа Аксубайны тәкъдим итте.

Савруш авыл җирлеге мунча мәдәниятен тәкъдим итте. “Мондый кызу пар әйләнә-тирәдә башка беркайда да юк“, дип белдерделәр саврушлылар, һәм мәйданга каен, юкә, кычыткан себеркеләрен тотып чыктылар.

Иске Ильдеряк ягы күп кенә йөгерешчеләрне тәрбияләп үстерде. Җиңел атлетика – авыл халкының яраткан спорт төре. Мәйданга артистлар белән бергә иң яхшы спортчыларның да чыгуы аңлашыла да.

Сөнчәледә халык гореф-гадәтләрен саклыйлар һәм үстерәләр. Җирле халык чуашларның үзенчәлекле мәдәниятләре турындагы телетапшыруларда бер генә тапкыр катнашмадылар. Шуңа күрә парадта сөнчәлеләр иске көнкүреш предметларын тәкъдим иттеләр. 
Балыкчылык һәм ау – искетимошкинолыларның яраткан ял ысулы. Мәйданга иң оста балыкчыларның чыгуы һәм тәмледән-тәмле балык ризыклары тәкъдим ителүе гаҗәпкә калдырмады.

Иске Үзи иң яхшы бал белән дан тота. Умартачылар монда үз эшләрен яхшы беләләр. Мәйданда без маскада умартачыларны гына түгел, ә кечкенә бал кортларын һәм хәтта умарталарны да күрә алдык. 
Урмандеево ягында хуш исле печән әзерләнә торган матур аланнар күп. Шуңа күрә урмандееволылар чалгылар һәм тырмалар күтәреп чыктылар.
 

Кадерле кунаклар

Артистлар милли киемнәрдә кунакларны ипи-тоз һәм халык эчемлеге белән каршы алдылар. Коридорга тезелеп, иске җырлар һәм кул чабып аларны сәхнәгә дә озатып куйдылар.

– Ата-бабаларыбыз нигез салган гореф-гадәтләрне дәвам итәчәкбез һәм данлаячакбыз, – дип белдерде Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов. – Районда Сабан туе, Троица бәйрәмнәре билгеләп үтелде, һәм Уяв бәйрәмен уздыру чуаш халкының милли йолалары, тарихи һәм мәдәни байлыкларының буыннан-буынга күчүен дәлилли. Киләсе елда Аксубай Бөтенроссия дәрәҗәсендәге Уяв бәйрәмен кабул итәргә әзерләнә. Һәм ул вакытта Уяв безнең бренд булачак.

Безнең районның үзенчәлеге, халыклары дуслыгы, аның кунакчыллыгы белән таң калуларын билгеләп үттеләр кадерле кунаклар. Болар – “Камаз“ ПАО генераль директоры киңәшчесе Анатолий Самаренкин, Дәүләт советы депутаты Шамил Яһудин, “Сувар“ гәзите мөхәррире Константин Малышев, “Чуаш гүзәле“ республика матурлык һәм сәләт бәйгесе директоры һәм ТР ЧММА җитәкчесе урынбасары Сильвия Чаркина, генерал-майор Анатолий Молоствов, Чувашстанның атказанган мәдәнит хезмәткәре Маргарита Павлова, “Көмеш тавыш“ бәйгесе лауреаты Алена Сергеева, ЧММА ветераны Роза Чентаева, Дмитровград һәм күрше районнар ЧММА рәисләре.

Йолаларны саклауга һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Камил Гилмановка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясовка, Район Мәдәният йорты директоры Ольга Копаневага, Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Красновага, Кече Сөнчәле авылы клубы директоры Вера Уканеевага Сильвия Чаркина ТР ЧММАдан Мактау грамоталары тапшырды. 
Сәхнәдән Зәйдуллиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медален тапшырдылар – Мингөлсем Гелметдин кызы һәм Җәвал Мәгсум улы 60 ел бергә гомер иткәннәр.
 

Дуслык әйлән-бәйләне

Рәсми өлештән һәм сәламләүләрдән соң традицион дуслык әйлән-бәйләненә узды.  Ул бөтен теләүчеләрне үзенә җыйды. Элек-электән әйлән-бәйләндә катнашу исәнлек һәм иминлек бүләк итә дип саналган. Мәйдан чуашларның “ак“ киемнәреннән чәчәк атты дияргә дә була. Шуңа өстәп, ак төстәге киемнәр дә – йолаларга тиешле хөрмәт күрсәтү билгесе. Мәҗүсиләр йолалары һәм корбан чалу вакытында гыйбадәт кылуда катнашучылар ак төсләргә киенергә тырышканнар. Ак төс изгеләндерелгән.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме уңаеннан юбиляр гаилә парлары “Мәхәббәт вальсы“нда әйләнделәр.  “Кәеф“ ансамбле биюгә аерым элегантлык, тантаналык һәм җиңеллек өстәде.

Аннары соң балаларны һәм өлкәннәрне җәлеп итеп яраткан шаян уеннар старт алды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге – халык уеннарын оештыру буенча остага әверелде.

Ике сәхнәдә – популяр җырчылар, вокал һәм фольклор ансамбльләр катнашында концерт программасы җәелде. Чирмешән районы үзешчән артистлары җырлы котлаулар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев