Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

УФАС: эшмәкәрлекне – канун кысаларында

Районда Россия УФАСның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина булып китте.

Гади гражданнар көндәлек тормышта монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге белән ачыктан-ачык очрашмыйлар, хәер аның җимешләрен тоярга мөмкин булсалар да. Ул кирәк һәм мөһим – чөнки  әлеге хезмәт канун, тигезлек һәм гаделлек сагында тора.

Аның вәкилләре ел саен муниципаль районнарда булалар, шул исәптән, нинди эш-мәшәкатьләр, проблемалар белән яшәвен  белү һәм катлаулы юридик мәсьәләләрдә гамәли ярдәм күрсәтү өчен, безнең районда да.

УФАСка – аңлатмалар алырга

ТРның монополиягә каршы хезмәте вәкиленең районга килүе кысаларында гражданнарны кабул итү оештырылды.
Район оешмалары, хакимият органнары, эшкуарлык вәкилләре белән аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча очрашу эшлекле мохиттә үтте.

Монополиягә каршы хезмәт вәкиле һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады, аңлашылмаган моментларны тәгаенләде. Атап әйткәндә, алар белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен азык-төлек белән тәэмин итү, экспертиза, транспорт тармагы эшенә кагылды.

“ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы район гәзите редакциясе җитәкчесе-баш мөхәррире Айдар Моратшин  игъланнар буенча социаль челтәрләрдә намуссыз көндәшлек проблемасын күтәрде.

Гүзәл Шәфигуллина һәр мөрәҗәгать буенча анык җаваплар бирде, ә җентекле өйрәнү таләп ителгәннәрен, тармак бүлекчәләренә тапшыру өчен, аерым язып алды. Алга таба борчыган сораулар белән электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Мәктәп укучыларына – УФАС турында

Безнең күбебез, мәктәп укучылары бигрәк тә, монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге турында күзаллый алмый. Өлкән сыйныф укучылары белән әлеге темага багышланган ачык дәрес үтте. Аны республика башкаласыннан килгән  кунак – Гүзәл Шәфигуллина үткәрде.

Балалар УФАС вәкилен игътибар белән тыңладылар. Аның төп бурычлары һәм функцияләре турында – РФ ФАСның базарга керүдә тигез шартларны тәэмин итүне контрольләүне, төрле тармакларда канун таләпләрен үтәүне күзәтүне гамәлгә ашыруын белделәр.

Бәян ителгәннәр проектор ярдәмендә экранда күрсәтелеп барылды. Мәгълүматлар истә калсын өчен мультипликацион сюжетлар белән бәйләп алып барылды.
Мәгълүмати өлеш бай эчтәлекле булды. Балалар күзәтчелек оешмасы эшчәнлеге белән кызыксындылар. Лекциядән соң сорауларын яудырдылар.

– Монополиягә каршы хезмәт белгечлегенә кайда укырга була? Нинди хезмәт хакы аласыз? УФАСка эшкә урнашу өчен нинди югары белем кирәк – икътисадимы яки юридикмы? – дигән сорауларны бирделәр. Мөһим шартлар: югары белемлелек, хәбәрдарлык, – дигән җавап алдылар.

“Гарант“ сәнәгать мәйданчыгы

Район башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин озатуында Гүзәл Шәфигуллина район буйлап сәфәр кылды. “Гарант“ сәнәгать мәйданчыгында булды. Предприятие директоры Җәмил Раузетдинов җитештерү мәйданчыкларын күрсәтте.

Кунаклар ипи һәм ипи-булка әйберләренең ничек җитештерелүен күрделәр, камыр ризыклары җитештерелгән цехта булдылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар. Шулай ук профнастил, катнаш азык җитештерелгән цехларны карадылар, мунча өчен кирәк-яраклар сатылган бинада булдылар.

Гөмбәләрне – яңача

УФАС вәкиле Иске Мокшинода урнашкан Самаренкин КФХда гөмбә үстерү производствосы белән танышты. Кунаклар вешенка гөмбәсе үстерелгән яңа заманча корпусларны карадылар. Яңа корпуслар җитештерүне күптапкырга арттыру мөмкинлеге бирә.

Гөмбә үстерү буенча оператор Татьяна Жукова продукция алуның тулы циклы турында сөйләде. Көнбагыш кабыгы яки салам нигезендә гөмбә субстраты тутырылган блоклар аена ике тоннага кадәр кыйммәтле гөмбә бирә.

Аларны махсус мичләрдә киптерәләр. Һәм аларның авырлыгы ун тапкырга кими. Продукция республиканың эре сәүдә предприятиеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә чи килеш тә, киптерелгән килеш тә сатыла.

Очрашу барышында җитештерү, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнгән эшмәкәрләрнең проблемалары тикшерелде.

– Районда эшмәкәрлеккә бәйле хәл имин, – дип билгеләп үтте Россия УФАСның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина. – Эшмәкәрлекнең үсеш алуы күз алдында.

Үз эшләрен намуслы алып барган яки үз эшләрен яңа башлаган кешеләрнең, беренче чиратта, канунны бозмыйча үз эшеңне ничек үстерергә, дигән сорауларны бирүләре сөендерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев