Аксубаево
  • Рус Тат
  • Техникум – ашлык суктыру буенча алдынгылар арасында

    Район кырларында – киеренке чор.

    Урып-җыю комплекслары игенчеләрнең нәтиҗәләргә ирешүен күрсәтә.

    Урак башланган кыска гына вакыт эчендә район буенча гомуми мәйданның 35 проценттан артыгыннан бөртекле культуралар җыеп алынган. 36700 тоннага  якын ашлык сугып алынган.

    Урып-җыясы басу-кырлар күләме шактый, комбайннарга зур эш күләме йөкләнелгән, ә үстерелгән уңышны җыеп алуга бирелгән вакыт – минималь. Көзгә ерак калмады, ә һава торышы бу вакытта үзгәрүчән.

    Аксубай техникумы кырларында бу көннәрдә  производствога өйрәтү мастерлары, алар шулай ук игенчеләр дә, тулы куәткә хезмәт куялар.

    Техникум хезмәткәрләре, укучыларга агрочараларның барлык циклын,  культуралар игүнең югары технологияләрен эштә күрсәтеп, язын туфракны үзләре эшкәртәләр, чәчәләр. Районның күпчелек игенчеләре һөнәрләрендә беренче адымнарны нәкъ менә техникум кырларында ясаганнар.

    – Үсемлекчелек – хезмәттә иң мөһим юнәлешләрнең берсе генә түгел, ул безнең техникумның йөзе, – дип сөйли АТУТ директоры Фәрхат Аюпов.

    – Безнең бурыч – булачак белгечләрне, җир эшкәртү эшендә заманча технологияләрне кулланып, кырлардан нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү. Укучылар кыр эшләрендә катнашып, техникум диварлары эчендә алган белемнәрен практикада ныгыталар.

    Кыр эшләренең “кайнар ноктасында“ – көзге бодай басуында уракка җәлеп ителгән бөтен техник арсенал, төрле юнәлешләр, техникага хезмәт күрсәтү буенча белгечләр дә биредә тырышлык куялар.

    Комбайнны көйләүгә бәйле кыска ял вакытында без урып-җыю эшләрендә катнашучылар – производствога өйрәтү мастерлары Александр Пеньков, Рафаил Фатушов белән аралаштык. Алар “Акрос“ комбайннарында ашлык суктыралар.

    Бу хезмәткәрләрнең механизаторлык эшендә белемнәре дә, тәҗрибәләре дә җитәрлек. Алар бер генә буын укучыларны механизаторлык һөнәренә өйрәтмәгәннәр. Сүз уңаеннан, Рафаил Фатушовның улы Инсаф та алар арасында.

    Әлегә ул үзе сайлаган һөнәрнең нечкәлекләрен үзләштерә, ә кызу урак өстендә әтисе белән бергә комбайнда эшләп, күнекмәләр ала.

    – Инсафның барысы да яхшы килеп чыга, – дип сөйли әтисе, ул аның   остазы да. – Яхшы ярдәмче. Кечкенәдән техникага тартылды, бу аның тормышында беренче урак түгел.

    Аксубай техникумы комбайнчылары суктыру буенча рекордлы күрсәткечләргә ирештеләр. Ике экипаж да 1700 тоннадан артык ашлык суктырган. Бу – район буенча иң югары күрсәткеч.

    Көзге бодай уңышы гектарыннан – 48, арыш 54 центнер тәшкил итте. КамАЗ машиналарын йөртүчеләр Александр Владимиров һәм Анатолий Петрянкин комбайннар астыннан ашлыкны ындыр табагына ташыйлар.

    Кыр кораблары үз артларыннан сары камыл һәм сугылган башак калдыклары калдырып, салмак кына хәрәкәт итәләр. Җир “суынып“ та өлгерми, алар артыннан ук К-700 тракторлары үз эшләренә керешәләр.

    Кара буразналар исәбен арттырганнан-арттыра барып,  биш берәмлек  куәтле техника кыр буйлап хәрәкәт итә. Болар ягадан җәлеп ителгән тракторчылар, алар техникумның өйрәнү хуҗалыгында туфракны төп эшкәртүдә беренче ел гына эшләмиләр. Һәм әлеге агрочараны сыйфатлы башкаралар.

    – Аксубай техникумы – районда нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларның берсе, – дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов. – Быел да техникум басуларында мул уңыш үстерделәр. Бу игенчелек эшенә югары һөнәри якын килү нәтиҗәсе.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: