Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ташуга әзерлекне тикшерделәр

    Чәршәмбе көнне Аксубайда ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү өстендә эшләү буенча махсус өйрәнүләр үтте. Сишәмбе көнне районның Бердәм диспетчер-кизү системасына Кече Сөлчә елгасында су күләме күтәрелү сәбәпле, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең торак секторына су басу куркынычы яный дигән хәбәр килеп иреште. Хәер, быел район үзәгенә су басу куркынычы янамады,...

    Чәршәмбе көнне Аксубайда ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү өстендә эшләү буенча махсус өйрәнүләр үтте.
    Сишәмбе көнне районның Бердәм диспетчер-кизү системасына Кече Сөлчә елгасында су күләме күтәрелү сәбәпле, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең торак секторына су басу куркынычы яный дигән хәбәр килеп иреште.
    Хәер, быел район үзәгенә су басу куркынычы янамады, шулай да карның кискен эрүе күзәтелгәндә 82 торак йортка су керү куркынычы янаган булыр иде, ә анда 238 кеше яши. Хезмәтләр дә, ведомстволар да зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә, кешеләрне, терлекләрне эвакуацияләүгә, гадәттән тыш хәлләр чорында эшләү шартларына тулысынча әзер торырга тиешләр иде.
    Билгеләнгән вакытка горгаз артындагы елга үзәнендә район кешеләренә гадәттән тыш хәл шартларында ярдәм кулы сузуны гарантияләгән янгын сүндерүчеләр, медиклар, энергетиклар, элемтәчеләр, газ хезмәткәрләре, ветеринарлар, Роспотребнадзор, туклану, киемнәр белән тәэмин итү хезмәтләре, кыр кухнясы һәм башка хезмәт вәкилләреннән торган тулы бер шәһәрчек барлыкка килде.
    Янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов "килеп туган хәл" белән таныштырды. Өйрәнүләр үткән урынга районның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Анатолий Горбунов һәм район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да килде.
    Урында ук Аксубай картасы ачылды - һәр хезмәт ташу күзәтелгән һәм торак секторга су басу куркынычы янаганда нинди чаралар күрелүе хакында рапорт бирде.
    - Гадәттән тыш хәлләр көтмәгәндә килеп чыга. Ташу чорында су күләме санаулы минутларда күтәрелергә мөмкин. Хезмәтләрнең мондый хәлләргә әзерлеген без даими тикшереп торабыз, - дип билгеләп үтте Руслан Ибляминов. - Һәм үткәрелгән һәр өйрәнү - гадәттән тыш хәлләр килеп туган чорда барлык хезмәтләрнең дә бердәм эшен гарантияли.
    Хезмәтләр эшенә комиссия рәисе Анатолий Горбунов уңай бәя бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: