Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Сораулар белән депутатка

«Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин район халкын кабул итте.

Район халкы депутатка  Аксубайның яңа урамнарының берсенә газ кертү мәсьәләсен күтәрде.

Кәкре Күл авылында яшәүче пенсионерны торакны хосусыйлаштыру мәсьәләсе кызыксындырды.

Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев һәм җәмәгатьчелек күпер ремонтына финанс чыгымнары мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Яңа уку елы алдыннан 2нче мәктәп директоры Энҗе Туктарова халык ышанычлыларын «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашырга чакырды.

Депутат һәр мөрәҗәгатьне шәхси контрольгә алды, кайберләре – җентекләп өйрәнү һәм ведомство вәкилләре белән фикер алышу өчен, якын арада алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев