Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

“Сельская новь”: 90 еллык тарих

Октябрь – көзге, салкын ай. Әмма анда якты момент та бар – безнең “Сельская новь” газетасының туган көне.

“Колхоз газетасы” дип аталган район газетасының беренче саны 1930 елның 30 октябрендә чыга. Ул башта чуаш телендә чыга, еллар узгач – рус һәм татар телләрендә дә басыла башлый. Бөек Ватан сугышының кырыс елларында да ул укучыларга мөһим, дөрес мәгълүмат җиткерә.

Мөхәррирләр булып төрле елларда Скворцов, Семенов, Капитонов, Сульчаков, Яковлев, Петров, Емельянов, Портнов, Перепелица, Кочеткова, Докукин, Петряев, Сәлим Гыйләҗев, Юрий Михайлов, Александр Заварихин, Роза Хәбибуллина, Фәхертдин Шәязданов, Айдар Моратшин эшләде.

Бүген газетада төрле вазыйфаларда хезмәт куйган элеккеге хезмәттәшләребезне яхшы сүзләр белән искә алабыз. Бу – Сәет Хәмәдиев, Ольга Атряскина, Валентина Филиппова, Гайшә Минхәерова, Николай Муравьев, Тәскирә Айсамова, Галина Бобкова, Геннадий Бобков, Вячеслав Елдашов, Григорий Тяманов, Виталий Елтов, Евгений Крайнов, Александр Соснов, Азия Сабирова, Галина Михайлова, Разыя Мостафина, Гөлсинә Мәхмүтова, Гүзәл Мингатина, Юлия Громова, Александра Кулькова, Зоя Саврукова, Зоя Крайнова, Ольга Маланчева, Татьяна Андриянова, Антонина Коврякова, Ирина Яковлева, Хамидә Билалова, Сергей Пахомов, Надежда Новичкова, Радик Шәязданов, Дилия һәм Сирень Шәяздановалар, Юрий Мишин, Елена Атряскина, Любовь Маланчева, Татьяна Тимкина, Ольга Макарова, Лидия Чернова, Резидә Хөснуллина, Лиана Становова, Роза Матюшкина.

Газетаның тарихын барлаганда, иҗатларының чәчәк аткан вакытында вакытсыз арабыздан киткән кешеләр турында да әйтеп узасы килә. Алар Сергей Кузьмин, Александр Трофимов, Евгений Крайнов, Роза Хәбибуллина, Фәхертдин Шәязданов. Алар белемле, талантлы журналистлар иде. Һәркайсы газетага тугрылык белән хезмәт итте. Без хезмәттәшләребез турында яхшы хәтер саклыйбыз.

Тормыш тиз үзгәрә, үсә. Редакциядә бүгенге хәл 5, 10 һәм аннан да күбрәк еллар элек булганга караганда бөтенләй башка. “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Сельская новь” газетасы редакциясе коллективы заманча мәгълүмат басмасына заманча таләпләр шартларында эшли. Шулай ук без кулны вакыт пульсында тотарга, район яңалыкларын укучыларга тулы күләмдә һәм оператив рәвештә җиткерергә тырышабыз. Монда aksubayevo.ru сайтының роле бәяләп бетергесез.

Газетаны чыгару – коллектив белән эшли торган иҗади эш. Бу эшкә хәбәрчеләрдән, тәрҗемәчеләрдән (татар һәм чуаш дубляж газеталарында) алып газетаны биткә салучыларга кадәр җәлеп ителгән. Коллективта 40 елга якын хезмәт стажы булган тәҗрибәле хезмәткәрләр дә, яшь белгечләр дә эшли.

Редакцияне Людмила Жаренова җитәкли, хәбәрчеләр Зинаида Леонтьева һәм Анастасия Петрова, тәрҗемәчеләр – Ирина Крюкова һәм Рәзимә Мәрдиева, газетаны биткә салучылар – Рузалия Хәйруллина һәм Дарья Егорова.

Сайт мөхәррире Гөлназ Сәгыйрова, социаль челтәрләрдәге мәгълүматларны smm-белгеч Ирина Гордеева урнаштыра.

Коллективның финанс ягыннан төгәл эшен баш хисапчы Оксана Мулеева тәэмин итә, реклама буенча белгеч Рания Минегулова, мөхәррир урынбасары Юлия Гаврилова.

Һәм, әлбәттә инде, безнең ышанычлы йөртүчебез Владимир Черниковны, бинада һәм аның тирәлегендә чисталык һәм тәртип урнаштыручылар Галина Цветкова һәм Михаил Михайловны да билгеләп үтәргә кирәк. Бүгенге коллектив моннан 90 ел элек салынган традицияләрне, кыйммәтләрне саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев